Газетаны түземсезлек белән көтеп алалар
2025 елның беренче яртыеллыгына район һәм республика басмаларына язылу дәвам итә.
Гүзәл Шәмсетдинова, Түбән Тархан авылы:
– “Тәтеш таңнары” газетасын бик күптәннән алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Эш урынына да килә, бер санын да калдырмый укып барам. Мине районда булган вакыйгалар, бездә туып-үскән күренекле шәхесләр, авылларыбыз тормышы турындагы мәкаләләр кызыксындыра.
Андагы белдерүләр, котлаулар белән танышам. Аннан соң район хәбәрләрен укып беләм. Олы яшьтәге каенанам да элек газетаны түземсезлек белән көтеп ала, аны башыннан ахырынача бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга, мин эштән кайткач, газетадагы бөтен яңалыкны миңа түкми-чәчми сөйләп бирә торган иде. Хәзер инде яше олыгайды, шулай да кызыксынып тора әле. Матбугатка язылу кампаниясе башлангач, газетага шунда ук язылып куйдым. Газета битләрендә район тормышы, мәдәни чаралар, авыллардагы эшчән, уңган-булган кешеләр хакындагы язмаларны күбрәк күрәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев