Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чөгендер үстерүчеләр рекорд куялар

Быел "Колос" агрофирмасы шикәр чөгендереннән иң югары уңыш ала - гектардан алты йөз центнер.

Комбайнчылар Фәрит Рәҗәпов (рәсемдә) һәм Талип Сөләйманов "Rоpa" комбайнында тәүлегенә уртача егерме гектарның уңышын җыялар. Фәрит чөгендер алу комбайнында беренче елын гына эшләсә дә, тәҗрибәле кулдашы ярдәмендә электронлы катлаулы техниканы тиз үзләштергән. 72 гектарлы мәйданда компьютер уңышның 701әр центнер булуын күрсәтте, ә андый кырлар бер генә түгел ди ул. Мондый уңыш үстерү өчен әлеге табышлы культураны игү технологиясен катгый үтәү таләп ителгән.

Чөгендер басуының һәр гектарына 800 килограмм минераль ашлама кертелгән, өч тапкыр химик эшкәртү үткәрелгән. "Колос" генераль директоры урынбасары Әсфан Йосыпов 1000 гектарга акча чыгымы 65 миллион сумга якын тәшкил итә, ә көтелгән акча кереме - 80 миллион сумнан артык булачак ди. Җыеп алу белән зур проблемалар юк, чөнки хуҗалыкта тагын бер "Ropa" комбайны бар. Тик менә Буа шикәр заводы ху­җалыктан тәүлегенә 550 тоннадан артык чөгендер кабул итми, ә 1000 тонна озата алырлар иде. Зур йөк күтәрүчәнлекле машина хуҗалары "Колос"ка килергә ашкынып торалар, әмма лимит аркасында күпләрне кире кагарга туры килгән. Шул ук сәбәп аркасында Таһир Җамалов һәм

Олег Шәйдуллин эшли торган икенче "Rоpa" экипажы чөгендер алуда күршеләре "Агро Союз" ҖЧҖга булыша.
Хуҗалык җитәкчесе Рәмис Сафиуллов лимитны арттыру максатыннан шикәр заводы җитәкчелеге белән көн саен хәбәрләшеп тора. Кайвакыт теләгенә дә ирешә - андый көннәрдә автотранс­портчылар 800әр тонна татлы тамыр ташыйлар. Механизатор Владимир Яковлев "Lovol" чөгендер төягечендә тәүлек әйләнәсе эшләргә дә әзер, чөгендер генә кагатларда ятмасын. Әлегә максатларына ирешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined