Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геология белән мавыгучылар

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында 2013 елдан бирле мәктәп укучыларының геология буенча “Трилобитлар” ачык республика олимпиадасы командасы бар.

(Тәтеш, 25 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Укытучы Наталья Горшкова яшь геологлар командасына җиде ел дәвамында җитәкчелек итә.

“Безнең мәктәп геология һәм нефть-газ технологияләре инст­чыгы булып тора. Безгә Әлмәттән нефть компаниясе оешмасы беркетелгән, ул проектларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә.  Ул “Яшь геолог” тикшеренү лабораториясен ачарга иганә булышлыгы күрсәтте, без эшләсен, үсеш алсын өчен һәр елны аерым бер җайланмалар тәкъдим итә”, – дип сөйли Наталья Анатольевна.

Команда Әлмәттә уза  торган мәктәп укучыла­рының Ачык кыр олимпиа­дасында ел саен катнаша. Анда Россия төбәкләреннән дә, шулай ук якын чит илдән дә геология белән мавыгучы яшүсмерләр җыела.

Командага балалар 7нче сыйныфтан соң эләгә ала, дөрес, анда катнашучыларның саны чикләнгән: алар сигездән дә артмаска тиеш. “Бездә һәркем олимпиадада билгеле бер бәйге өчен җавап бирә: гидрология, радиометрия, минерология, палеонтология. Гадәттә ул җәйге вакытларда уза, чөнки бу җирлеккә тикшеренү үткәрү мөмкинлеген бирә. Геология белән нигәдер малайлар ешрак шөгыльләнә, безнең командада кызлар һәрвакытта азрак, әлбәттә”, – ди Наталья Анатоль­евна. Командада катнашучы булыр өчен, беренче чиратта геология белән шөгыльләнү теләге булу зарур, дип саный ул. Шулай да була: берникадәр вакыттан соң бала моңа “күңеле тарт­мавын” аңлый, китә, шулай да тикшеренү эшчәнлеге белән озак вакытлар шөгыльләнүчеләр күбрәк икән. 
Команда уку елында атнага бер тапкыр җыела, балалар Тәтеш рай­оны һәйкәлләрен язганда, май-июньдә көчәйтелгән әзерлек башлана. Мәктәп укучылары берничә тапкыр Ундородагы ачык һавада урнашкан палеонтология музеена барган.   

“Командада мин бишенче класс­тан бирле. Башта миңа биология һәм география гыйлемен өйрәнү ошый иде, аннары аларга туры килгән башка күп фәннәр барлыгын белдем. Шөгыльләнергә йөри башладым. Миңа беркайчан да күрелмәгән, ташка әйләнгән әйберләрне табу, Җир йөзе берничә миллион ел элек ничек булганлыгын белү кызыклы”, – дип уртаклаша 10нчы сыйныф укучысы ­Максим Горбунов.

Наталья Горшкова – үз эше белән мавыккан педагог. Ул ба­лаларның кайчакларда үзеннән дә күбрәк белүләрен, аларның тиешле программадан тыш та күп материалларны мөстәкыйль рәвештә өйрәнүләрен елма­еп сөйли. Наталья Горшкова командада шө­гыльләнүләр баланың белем дөньясын баетуына, шулай ук шәхси үсеш өчен мөмкинлек бирүенә ышана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев