Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаятьләр хроникасы

Яңа ел бәйрәмнәре районда тыныч үтте. Полиция бүлеге тарафыннан бары ике җинаять теркәлде.

Беркайда да эшләмәүче бер исерекнең Тәтештәге "Маяк" кибетенә үтеп керү факты буенча җинаять эше кузгатылды һәм Ульян өлкәсе кешесенең Пролей-Каша авылында рөхсәт документларыннан башка алкоголь сатарга теләвенә чик куелды. Материал тикшерү комитетына тапшырылды.

Узган атнада полициягә хокук бозулар һәм җинаятьләр турында 34 хәбәр керде. Бу алдагы атнага караганда ким. Зур Әтрәч кешесенең "Нур" ҖЧҖ фермасыннан алюминий савыт урлау факты, шуның белән 15 мең сумлык зыян китерүе һәм 1973 елгы тәтешленең дустының автомашинасы артына, аның рөхсәтеннән башка, исерек килеш утыруы буенча җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш, 1998 елда туган ике үсмер, кадет һәм 1нче урта мәктәп укучылары Малкин урамындагы яктырткыч баганаларны типкәләп, аларны эштән чыгарганнары өчен тоткарландылар. Тәтешлеләрнең уяулыгы полиция хезмәткәрләренә аларны хулиганлык эшләгән вакытта тоткарларга ярдәм итте, өстәвенә үсмерләр исерек тә булганнар.

13 гыйнвардан 20сенә кадәр 106 граждан админис­тратив җаваплылыкка тартылды, шуларның 17се - җәмәгать урыннарына исереп килгән өчен, 81е - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән 2се - машина белән исерек килеш идарә иткән өчен.

11 гыйнварда Тәтеш-Ульян трассасында Олы Тархан янында пассажирлары белән автобус капланды. Бәхеткә каршы, үлүчеләр юк. ЮХИДИ бүлеге нәтиҗәләре буенча, юл шартларының начар булуы сәбәпле шофер идарәне югалткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев