Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Җинүчеләр билгеләнде

    Яңа елга Административ биналарны матур итеп бизәү буенча шәһәр конкурсында авыл хуҗалыгы техникумына берсүзсез беренче урын бирелде.

    Жюри икенче урынга Тәтеш ягы тарихы музее лаек дип тапты, өченче урында - район электр челтәрләре коллективы. Кардан ясалган сыннар бәйгесендә иң яхшы өчлекне билгеләве катлаулырак булып чыкты. Нәтиҗәдә социаль яклау идарәсе өченче урынны алды, аларның кардан ясалган берничә бала сыны гаиләнең мөһимлеген гәүдәләндерә. Икенче урында - кадет мәктәбе һәм аларның кар танкы. Беренче урында исә шулай да Аждаһа. Алар күп, әмма шулар арасында иң яхшысы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренеке дип танылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: