Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүләргә омтылып

"Колос" агрофирмасы һәм "Сафиуллов" КФХ җитәкчесе Рәмис Сафиулловка 50 тулды.

1997 елда аңа "Колос"ны ышанып тапшырдылар. Бу вакытка инде Рәмис өлгереп җиткән җитәкче иде.
Тумышы белән ул Чүп­рәле районының Кече Чынлы авылыннан, крестьян гаиләсендә үс­кән. Әтисе Хатыйп абый гомере буе тракторчы булып эшләгән, әнисе Сәгъдәтбану апа - колхозчы.

Унъеллыкны тәмамлаганнан соң Рәмис зоо­техник белгечлеген үз­ләштерә һәм хуҗалыкта баш зоотехник, Ульян РТПсында баш инженер, Ульян шәһәре сөт заводы директоры урынбасары булып эшли. Әмма, әти-әнисе үрнәгендә балачактан ук шунда эшләп үскәнгә, күрәсең, күңеле белән җиргә тартыла. Шуңа да, Тәтеш районы хакимияте аңа артта калучы хуҗалык­ларның берсен тәкъдим иткәч, ирләрчә кыю адым ясый - ризалаша.

Бу вакытта инде аның Ульянда өч бүлмәле фатиры була, хатыны Римма ТКХда инженер булып эшли, улы Эльвир 3нче сыйныфта укый (Эмиль биредә туган).

Уңайлы шәһәр тормышыннан соң балалар бакчасындагы кечкенә генә бүлмәдә яшәргә туры килә. Әмма җитәкчене бу түгел, ә эшчәннәрнең хуҗалыкка карата битарафлыгы борчый. Кешеләр үзләренең эш хакларын шәхси счетларында гына күрәләр.
Барсын да - орлыкларны, техниканы, технологияне, биналарны яңарту таләп ителә, ә иң мөһиме - кешеләрнең эшкә мөнәсәбәтен үзгәртү. Рәмис Хатыйп улы моның белән сәгать саен, көн саен, 15 ел дәвамында шөгыльләнә. Хуҗалыкның чәчәк атуына ирешү өчен максатчанлык, үҗәтлек, ә кайвакыт кырыслык та таләп ителә. Әмма ул максатына ирешә!

Авыл хуҗалыгы культураларының югары уңыш бирүче яңа сортларын юнәтә һәм чәчү әйләнешенә кертә. Хәзер үзе дә "Любава", "Лиза" һәм "Злата" сабан бодайлары авторларының берсе санала. Машина-трактор паркы тулысынча яңартыла. "Нью Холланд" тракторы белән "Хорш" чәчү комплексын файдалану хезмәт җитештерүчәнлеген берничә тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә күп санлы ярдәмче эшче куллар ихтыяҗы калмый.

Кул хезмәтеннән башка шикәр чөгендере игү бу табышлы культура мәйданнарын киңәйтергә мөмкинлек бирә, ә "Ropa" немец чөгенедер алу комбайны үзебезнең аз куәтле берничә комбайнны, дистәләгән тракторны, йөзләгән чөгендерчене алыштыра. Комбайн паркы заманча югары җитештерүчән "КЛААС", "Акрос", "Дон-1500" комбайннары белән тулыландырыла.
Бөртекле культуралар уңышы гектардан - 50, ә шикәр чөгендере 500 центнер тәшкил итә.
Килү юллары, складлары белән механикалаштырылган ындыр табагы төзелде һәм койма белән тотып алынды. Сыер абзарларында "Де Лаваль" фирмасы саву җайланмалары урнаштырылды. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген шактый күтәрде, сөтнең сыйфатын яхшыртты һәм сыер савучыларның эшен җиңеләйтте.

2007 елда "Сафиуллов" КФХ оештырды, кыска гына вакыт эчендә ул да шушы юлны узды һәм игенчелек, терлекчелек продуктлары җитештерү буенча районда алдынгылардан санала.

Бүгенге көндә әлеге хуҗалык­ларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 18 мең сум, бу күрсәткеч буенча ул республикада алдынгы. Ел саен 30га якын иң яхшы эшчәннәр хуҗалык хисабына санаторийларда һәм ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Хәзер эшче кулларга кытлык юк, кадр­лар җитәрлек.

Рәмис Хатыйп улы чирлеләргә, янучыларга, спортчыларга, җирле мәктәпкә һәм балалар бакчасына матди ярдәм күрсәтә.
26 ел гомер иткән хатыны аның барлык башлангычларында ышанычлы терәге булып тора.
- Улларыбыз да әтиләренә ошаганнар: шундый ук кызулар, җитезләр. Аны сайлавым белән мин бик бәхетле - үземне таш кыя артындагыдай хис итәм, - ди ул.

Рәмис Хатыйп улы Казанның 1000 еллыгы медале, ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2003 елда "ТР АПКсының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды, ә 2009 елда "ТР АПКсы җитәкчесе" алтын билгесе белән бүләкләнде. Узган ел йомгаклары буенча "Сафиуллов" КФХ Росс­иянең иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыгы дип танылды. Ул - "Авыл хуҗалыгында хезмәткә түләү буенча тәкъдимнәр" китабы авторларының берсе.

Әмма җитәкче ирешелгәннәр белән чикләнеп калучылардан түгел. Уй-планнарында - фермаларның нәтиҗәлелеген күтәрү, авыл хуҗалыгы культуралары игү технологиясен камилләштерү һәм шуның белән уңышны арттыру. Ә иң мөһиме - уртача хезмәт хакын күтәрү, әлегә - 20 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined