Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гәҗит өчен янып-көеп

Өлкәннәр ункөнлегендә матур гадәт буенча редакциябез коллективында күркәм очрашу булды.

Җирле басма ветераннары бер-берләре белән аралашу мөмкинлегенә, кемнең ниләр белән шөгыльләнүен һәм үзенең сәламәтлеген ничек ныгыта алуы турында белүгә чиксез сөенделәр. Рәшит абый Гафуров, һәрвакыттагыча, сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм сәламәтлеген төрле алымнар кулланып чыныктыру ярдәмендә үзенең төз гәүдәсен саклап тора.
Журналистлыкка күп елларын багышлап, күңеле белән ул әле дә агроном булып кала, шуңа күрә дә аның өчен яшелчә бакчасы - бу бер бәйрәм сыман.
Татьяна Кожухина "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексына йөри, ә Анастасия Миронова ветераннар хорындагы дуслары белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый.
Очрашу матур хатирәләр кичәсе генә булып калмады. Безнең остазлар "биремнәр" дә алды: иҗат өчен 2018 елда безгә кызыклы темалар тәкъдим итәргә, чөнки район гәҗитенә 100 ел булачак - бу безнең уртак бәйрәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев