Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомумтәҗрибә табибы Равия Рәхимованың кабул итүендә 40тан артык кеше була

20 июнь – Медицина хезмәткәре көне.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таннары"). Ашыгыч чакырулар, аз хәрәкәтләнүче авыруларның өйләренә бару, стационарда һәм поликлиникада эшләү – болар барысы да һәм башкалар – табиб вазифалары.

Көн саен Тәтеш үзәк район хаста­ханәсенең гомумтәҗрибә табибы Равия Рәхимованың кабул итүендә 40тан артык кеше була, шуңа күрә очрашу турында пациентларның агымы туктагачтын, көннең икенче яртысында сөйләшәбез. Эш ритмы шулкадәр киеренке булуга карамастан, Равия Расих  кызының карашында һәм хәрәкәтләрендә арыганлык юк, мөгаен, һөнәргә мәхәббәт чагылыш табадыр.

– Мәктәп елларында миңа химия һәм биология җиңел бирелде, шуңа күрә укытучы Валентина Алексеевна Трофимова медицина институтына укырга керергә киңәш итте, – дип башлады сүзен гомумтәҗрибә табибы.

Сүз уңаеннан, ул медицина инс­титутына имтиханнардан башка, “Яшь медик” Идел буе олимпиадасы нәтиҗәләре буенча укырга кергән, чөнки ул биш җиңүченең берсе булган. Уку авыр булса да, кызык булды, ди. Белгечлеге буенча 2003 елдан эшли башлый. Башта Казанда, ә 2007 елда гаилә хәлләре буенча Тәтешкә кайта.

– Эшкә мине баш табиб Равил Харис улы Мөбарәкшин алды. “Безгә терапевтлар кирәк”, – диде ул. Аны һәм Марина Юрьевна Лебедеваны үз остазларым дип саныйм, – дип уртаклаша ­Равия Расих кызы.
Хастаханәдә гомумтәҗрибә табибы белән ике шәфкать туташы – Наталья Фуражкина һәм Анна Борисова эшли. Равия Расих кызы аларны белемле белгечләр, пациентлар белән ягымлы һәм ачык йөзле буларак характерлый һәм шәфкать туташлары ярдәменнән башка булмый, дип билгеләп үтә.
КОВИД-19 пандемиясе башлану белән медицина хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегендә күп нәрсә үзгәргән.

– Яңа эш алымнары үзләштердек, чиратлап “кызыл зона”да эшләдек. Каршылыклы күрсәтмәләре булмаган барлык  кешеләрне прививка ясатырга чакырам. Шулай гына без вируска каршы торучан халык катламын булдыра алабыз. Соңгы вакытта гипертониклар саны, хәтта яшь кешеләр арасында да, артты. Начар экология, артык авырлык, аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше чагылыш таба. Үз сәламәтлегегезгә игътибар итәргә, ел саен диспансерлаштыру узарга чакырам, – ди Равия ­Расих кызы.

Сайлаган һөнәре турында беркайчан да үкенмәгән, аның сүзләренә караганда, үз эшенең нәтиҗәсен, кешеләрнең сәламәтләнүен күрү бик сөенечле икән.

Әнисе юлыннан кызы Алинә дә киткән, ул медицина уни­верситетының дәвалау факультетында укый.
Буш вакытларында Равия Расих кызы актив ялны өстен күрә: йөзү белән мавыга, ә кышын, көн саен диярлек чаңгыда йөри. Ул хәзерге шартларда табиб, һичшиксез, заман белән бергә атларга, белемле, ышанычлы, игелекле һәм ярдәмчел булырга тиеш, дип саный.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев