Госпабликлар – аралашу чарасы
Казанда “Госпабликлар” форумы узды, аны оештыручы буларак Татарстан Рәисе хакимияте һәм ТРда “Төбәкләр диалогы” АКБО чыгыш ясады.
Госпаблик нәрсә ул? Госпабликлар – ул дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук ведомство карамагындагы оешмаларның социаль челтәрдәге иң киң танылган төркемнәре. Госпабликның аерым билгесе – махсус “Дәүләт оешмасы” тамгасы булу. Бу аккаунт дәүләт хезмәтләре аркылы расланган дигәнне аңлата.
Мәгариф оешмаларының госпабликлары – ул социаль челтәрләрдәге рәсми битләр. Алар мәктәп һәм ата-аналар арасындагы аралашуны яхшыртырга, шулай ук белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә.
Республиканың дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль берәмлекләренең социаль челтәрләрдәге рәсми битләренең йөзләгән администраторы форумның аудиториясе булды. Болар – рәсми пабликларны чын медиага: актуаль яңалыкларга, креатив контентка һәм халык өчен ишетә алу мөмкинлегенә әверелдерүчеләр.
Безнең районнан форумда Тәтештәге 2нче урта мәктәп директоры Фиргать Гаффаров белән социаль челтәрдәге мәктәп җәмәгатьчелеге администраторы Гүзәл Саматова пабликлары билгеле бер төрләр (постингның даимилеге, контентның сыйфаты, шәрехләмәләр белән эшләү) буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уку йорты вәкилләре буларак катнаштылар.
– Чара программасына социаль медиада эшләү буенча актуаль трендларны һәм иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү, онлайн-платформаларда төркемнәрне үстерүнең яңа төрләре белән танышу, практикумнар һәм мастер-класслар кертелгән иде, – дип уртаклашты Гүзәл Саматова. – Форум белем алмашу һәм һөнәри мохиттә яңа элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Фотоларны Гүзәл Саматова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев