Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр сездән ришвәт сорасалар, нишләргә?

Ришвәт тәкъдим итмәгез, бирмәгез!

(Тәтеш, 20 июнь, “Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова).  Ришвәт тәкъдим итмәгез, бирмәгез! Алайса сез үзегез җинаять кылачаксыз (РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсе). Полициягә мөрәҗәгать итәр өчен, ришвәт сораучының таләпләрен тыңлагыз.

Гариза язганчы...
Ришвәт алудагы ялган факт турында хәбәр иткән өчен җинаять җавап­лылыгы каралуын исегездән чыгармагыз. Ялганлап әләкләгән өчен штраф, мәҗбүри эшләр яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү төрендә җәза бирелә. Әгәр дәлилләр ясалма булдырылганлыгы расланса, ул чакта иректән мәхрүм итү вакыты алты елга кадәр арттырыла (РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе).

Ришвәт сораучыны ничек итеп ­җаваплылыкка тартырга?
Сез якындагы полиция бүлегенә барырга һәм гариза язарга тиеш ­булачаксыз. Җинаять хакындагы гаризаны сез телдән яки язмача рәвештә эшли аласыз. Җинаять турындагы язмача гаризаны һичшиксез имзалагыз. Җавап килергә тиешле почтаны яки электрон адресны күрсәтегез. Җинаять турындагы телдән гариза беркетмәгә кертелә, ул сезнең һәм гаризаны кабул иткән хезмәткәр тарафыннан имзалана. Беркетмәдә сезнең хактагы мәгълүматлар, шулай ук сезнең шәхесне раслаучы документлар булыр­га тиеш. Сезне РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә ялган әләкләү өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтәчәкләр, беркетмәдә шул хакта тамга ясалачак. Имза куегыз. Гаризаны теркәгән вакытта сез талон-белдерү кәгазе алырга тиешсез, анда җинаятьләр һәм аны кабул итү датасы турында хәбәр итүнең исәп китабы буенча гаризаларның тәртип саны кертелә.

Ришвәт алучыны нәрсә көтә?
Вак ришвәтчелек (10 меңнән ким) – 1 елга кадәр колония-поселение.
Ришвәт (10 меңнән 25 меңгә кадәр) – 3 елга кадәр колония-поселение.
Күп күләмдә ришвәт (25 меңнән алып 150 мең сумга кадәр) – 6 елга кадәр гомуми тәртиптәге колония.
Зур күләмдә ришвәт (150 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр) – 12 елга кадәр каты тәртиптәге колония.
Аеруча да зур күләмдәге ришвәт (1 миллион сумнан алып) – 15 елга кадәр каты тәртиптәге колония.

Прокуратура органнары хәбәр иткәнчә, ришвәт биргән зат, әгәр җинаятьне ачуга һәм (яки) тикшерүгә актив йогынты ясаган һәм яисә вазифаи зат ягыннан аңа карата ришвәт алу, яки җинаять кылудан соң берәр затның органнарга ирекле рәвештә җинаять эше кузгатырга хокук булырлык  ришвәт бирү турында хәбәр итсә, ул җинаять җавап­лылыгыннан азат ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев