Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Грипптан прививка ясатуның биш сәбәбе

Грипп – барлык респиратор һәм вируслы инфекцияләр арасында гадәттән тыш йогышлы һәм каты чир. Вакцина ясату – профилактиканың төп һәм иң нәтиҗәле чарасы.

 

Роспотребнадзор идарә­сенең ТР буенча Тәтеш, Буа, Апас, Чүп­рәле районнары территориаль бүлеге на­чальнигы урынбасары Олег Мазюкин грипп­тан ни өчен прививка ясатыр­га кирәклеге турында сөйләде:

– Вакцина ясату грипптан вафат булу санын 41 процентка киметә, 80 – 90 процент очракта грипп йоктыру куркынычын булдырмый кала. Шуны истә тотарга кирәк: грипп ОРВИга караганда кыенрак үтә, һәм кайбер өзлегүләргә – пнев­мония, хроник, йөрәк-­кан тамырлары кебек чир­ләрнең көчәеп китүенә китерергә мөмкин.

Прививка ясату файда­сының биш сәбәбен әйтәм:
• вакцина ясату чирләү куркынычын да киметергә, авыр өз­легүләр килеп чыгуны да булдырмый калырга мөмкин;
• прививка ясату – туганнарны һәм якыннарны саклауның гади һәм нәтиҗәле ысулы, бу процедура балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча мөһим, чөнки алар көчле өзлегүләргә тиз би­ре­шүчәннәр төркеменә керүчеләр булып ­торалар;
• гриппка каршы вакцина ясату икътисади яктан да отышлы, чөнки авыруны һәм аның нәтиҗәләрен дәвалау чыгымнары прививка чыгымнарыннан шактый артып китә;
• гриппка каршы вакцина ясату нәтиҗәле һәм куркынычсыз, шулай ук бу процедура чир йоктырган очракта авыру барышын җиңе­ләйтергә мөмкинлек бирә;
• грипптан прививка ясату халык өчен иң кулай проце­дураларның берсе булып тора.

Грипп белән авыру куркынычы һәркемгә, хәтта көчле иммунитетлы кешеләргә дә хас, шуңа күрә вакцина ясатуга битараф булмас­ка кирәк. Прививканы – Тәтеш үзәк район хастаханәсе полик­линикасында, Олы Тархан учас­ток хастаханәсендә, Олы Шәмәк амбулаториясендә, авылларда ­ФАПларда ясатырга була.

Тәтеш районында бү­генге көнгә план буенча 12 705 кеше булганда 5 360ына прививка ясалды, бу – 42,2 процент. Иммунитет барлыкка килсен өчен халыкның 60 процентына һәм куркынычлылык төркемендәге кешеләрнең 75 процентына прививка ясатырга кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация от гриппа