Һәм тагын мошенниклар...
Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләренә Интернет челтәрен кулланып башкарылган вакыйгалар турында хәбәрләр кергән.
Мәсәлән, Олы Тархан авылында яшәүче хатын-кызның билгесез кешеләрне алдау гамәлләре факты буенча җәзага тарту буенча гаризасы теркәлгән. Алар 2023 елның октябреннән 2024 елның мартына кадәр улының исеменә 7 000, 195 000 һәм 200 000 сум күләмендә кредитлар рәсмиләштереп, аның банк картасыннан акча урлаганнар.
Тагын бер гариза Тәтештә яшәүче хатын-кыздан килгән. Билгесез кеше аның дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына кергән, анда, бәлки, гариза бирүче исеменә белешмәләр һәм күчермәләр соратып ала алган булыр иде. Матди зыян китерелмәгән.
– Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Әгәр сез дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына керү турында СМС-хәбәр алсагыз, әмма үзегез кермәгән булсагыз, өченче затларның шәхси мәгълүматка керүен тыю максатыннан, шунда ук техник ярдәм хезмәтенең кайнар линиясенә шалтыратыгыз һәм булган хәл турында хәбәр итегез, – дип киңәш итә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев