Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хат ташучы Рәхимә Мутыйгуллина хакында авылдашларыннан җылы сүзләр генә ишетергә туры килде

    Алабирдедә туган кыз­ның язмышына матур табигате белән дан тоткан Баймәттә яшәргә язылган икән. Башлангычны шушы авылда укып, унынчы сыйныфны күршедәге Монастырскийда тәмамлый ул.

    Читкә китү турында уйлап та карамаган яшь кыз колхоз фермасында терлекчелектә эшли башлый, берникадәр вакыттан соң учетчы итеп куялар. Озак еллар хат ташучы булып эшләгән әнисе ягыннан апасының үз урынында калырга дигән тәкъдименә ул рәхәтләнеп ризалаша. 1997 елның 1 гыйнварында беренче эш көнем башланды, шуннан бирле әлеге хезмәттән аерылганым юк, ди Рәхимә апа. Биредә ул тормыш юлдашын таба, кияүгә чыга һәм балалар үстерә. Тик менә язмыш аны кырыс сынаулары белән дә шактый сыный. Заманында районда танылган урманчы булган ире Гаярның вафатыннан соң ул дөнья мәшәкатен ялгызы күтәрә.

    "Безнең почта элемтә бүлекчәсе Монастырскийда булганлыктан, ат­нага өч тапкыр 9 километр йөреп эшләргә туры килә. Билгеле инде, юлдагы машиналар беркайчан да калдырып китмиләр, рәхмәт аларга. Велосипедым да бар, ләкин гадәтләнмәгәнгәдер инде бер дә кулланганым юк шул. Кыенлык­лар белән беррәттән, эшебез дә бик җаваплы. Шулай да хезмәтемне яратам. Алай булмаса, 17 ел йөреп эшли дә алмас идем, әле Лаптевкага да төшеп таратыр­га кирәк бит, - ди Рәхимә апа, эше хакында сүз чыккач. - Төп хезмәтебездән тыш, тормыш-көнкүрештә кирәкле булган төрле товарлар да сатабыз, салымга, ут-суга түләүләр кабул итәбез. Кәгазь эшләре дә бихисап. Шулар өстенә, газета-журналларны, субсидияләрне, пенсияләрне дә вакытында таратырга кирәк. Шулай булса да бер дә авырсынмыйм, яраткан эшем булу минем өчен зур шатлык. Улым Рөстәм кайткан арада, ул гаиләсе белән Казанда яши, элемтә бүлекчәсеннән товарларны күп итеп алып кайтып куябыз. Җирлек башлыгы Искәндәр абый Җәләлетдинов та ярдәменнән таш­ламый, эшләү дәверендә киңәш-табыш итеп яшибез".

    Мин Рәхимә ападан ва­кытлы матбугатка язылу барышы белән дә кызыксынам.

    - Планны үтәп барырга тырышам. Белгәнегезчә, ике авыл да зур түгел, руслар да, татарлар да бар. Лаптевкадан Фидая Нигъмәтуллина, Гүзәл Шакирова, Баймәттән Гөлназ Хәертдиновалар һәрчак беренчеләрдән булып район һәм респуб­лика га­зеталарына язылалар. Киләсе ел өчен яздырмаган әле, озак­латмый башлап җибәрер­без инде.

    - Кешеләр Интернеттан, кәрәзле телефоннан файдаланганда, хатлар, посылкалар киләме соң? - дип сорыйм.

    - Бик сирәк. Шулай да килгәли, - ди Рәхимә апа.

    "Хат ташучыдан уңдык. Ул киң күңелле, авылда өлкәннәр генә булгач, барыбызга да ярдәм итәргә генә тора. Һәркем белән уртак тел таба белә, хәл-әхвәлләребезне белешеп тора", - диделәр аның хакында урамда очраган апалар.

    Бик хуп, киләчәктә дә Рәхимә апа хакында бары тик җылы һәм рәхмәт сүзләре генә ишетергә насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: