Хатын-кыз-яз

Клара Нигъмәтуллина шәһәребездә Дәүләт теркәү палатасы филиалы ачылганнан бирле дәүләт теркәүчесе булып эшли.
Димәк, Росреестр бүлеге җитәкчесе Тимур Дубровский сүзләренчә, ул иң тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәр, үз эшенең остасы буларак билгеле. Ундүртенче ел күчемсез милеккә хокукны терки, сату-алу, милекне бүләк итү, мираска хокукны рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Үз милкен рәсмиләштергән һәр кеше дә аның янында була, икенче теркәүче бер ел элек кенә алына. Кәгазь эше күп булуга карамастан, бөтен яңалыкны үзләштерергә теләгән кебек, аңа бу бик ошый.
Ике югары белеме булганлыктан - төзелеш һөнәре һәм юрист, ул тиз алышына торган законнарның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, үз-үзен камилләштерә. Әдәпле, клиентлар белән нәзакәтле, мәрхәмәтле, тормышны яратуы, һәрвакыт шат күңелле булуы белән үзенә җәлеп итеп торучан - Клара Хәлиулловнаны хезмәттәшләре менә шулай бәялиләр. Райпо хезмәткәрләре дә аның турында нәкъ менә шундый фикердә, ул анда ипи пешерү технологы, сәүдә работниклары профсоюзы райкомы рәисе булып эшләгән, аның хакында әле "Хатын-кыз-яз" дип тә өстиләр. Бүген дә каршы очраган танышлары үзләренә эшләгән игелекләре өчен аңа рәхмәт әйтәләр. Ул елларда эшкә урнашканда да, торак алганда да, укырга кергәндә дә, шифаханәгә юллама алганда да, профсоюз җитәкчесенең сүзе үтәрлек булган. Ул үзе янына килүчеләрне кире борып җибәрми, консультацияләргә вакытын да кызганмыйча, аларның эшләрен тизрәк хәл итәргә, кирәкле документларны җыеп бирергә тырыша. Күпфункцияле үзәк ачылганнан соң, бирегә килүчеләрнең, хезмәткәрләрнең эше җиңелләшә. Шулай да эш күләме кимеми, шуңа бөтен уе да яраткан эше турында гына.
Өйгә кайту белән Клара башаягы белән өй мәшәкатьләренә кереп чума. Аның һәр нәрсәсе үз урынында, ә өстәлендә - үзе тозлаган яшелчәләр. Күл буендагы йортлары, алар аны ире Камил белән үзләре төзегән проект буенча салалар, ямьлелеге, хуҗаларының кунакчыллыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Утыз елдан артык бергә яшәп, ике ул тәрбияләп үстерәләр, хәзер өч оныкларына сөенеп яшиләр. Бер-берләрен күз карашыннан ук аңлыйлар, ә моңа бергәләшеп кыенлыкларны җиңеп чыкканда гына ирешеп була.
Туган көне алдыннан мин Клара Хәлиулловнага традицион соравымны бирдем: аның күзаллавынча бәхет нәрсә ул? Моңа ул болай дип җавап бирде: Бәхет - ул җылы, назлы куллар, диван артында - кәнфит кәгазьләре, ә диванда - ризыктан коелган валчыклар...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.6800
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.5000
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).8200
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.5300
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.6400
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.7300
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.10000
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.12100
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.13501
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.9700
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.13600
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
28 май 2022 - 05:01Тәтеш районы башлыгы чик буенда хезмәт итүчеләргә, кадрдагы офицерларга һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына мөрәҗәгать итә28 май – Чик буе гаскәрләре көне1600
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41601
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.31000
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.29300
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика