Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатирәләр йөрәкне әрнетәләр

Сугыш ветераны Николай Васильев гаиләсендә өмет, ә аның белән бергә ышаныч һәм мәхәббәт хакимлек итә.

Апас районының Төбәк Черки авылы егете балалар укыту турында хыяллана, аны тормышка ашыру өчен Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Сугыш яшь укытучының планнарын үзгәртеп ташлый, аны 1943 елда армиягә чакыралар. Мәскәүдә пулемет училищесында курслар узганнан соң, Николайны Ижевскидагы запас полкка, бер айдан Смоленскидагы хәрби пехота училищесына күчерәләр. Легендар Курск дугасында сугышлар башлангач, солдат Васильев хезмәт иткән полкны да фронтка озаталар, "Курск сугышына кадәр оборонада тордык, - дип искә ала Николай Михайлович, - ә хәрби хәрәкәтләр башлангач, 5нче удар армияне фронт учас­тогына, немецлар Совет Армиясе оборонасын өзгән урынга, җибәрәләр. Бу сугышта Николай Михайлович хезмәт иткән 63нче укчы дивизия зур югалтулар кичерә. Смоленск янында Ельняда аның сул кул башы яралана һәм ул Киров өлкәсе госпиталенә озатыла һәм анда биш ай дәвалана. Егет 1944 елда демобилизацияләнә. Солдатның данлы юлы I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков, "Батырлык һәм каһарманлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен" медальләре белән билгеләнгән.

Сөйгән кызы, сабакташы, Надежда аны көтеп ала һәм яшь педагоглар туй итәләр.
Алар яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә бөтен гомерләрен багышлыйлар, икесенә 80 еллык педагогик стажлары бар һәм алар иңгә-иң торып 67 ел бергә гомер итәләр. Әле хәзер дә, еракта калган 45нче елдагы кебек, бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп, бергә уздырган һәр минутның кадерен белеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined