Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Хатирәләрне яңартып

    Тәтеш районының Богдашкино авылында яшәуче Алексей Косовның хәрби хезмәте җиде елга сузыла.

    Аны 1944 елның көзендә, совет гаскәрләре инде һөҗүмгә күчкән, ә фашистлар үзләренең җиңелүләрен аңлаган вакытта чакыралар. Әлбәттә, 17 яшьлек егетнең дошманнан үч алу теләге көчле була, әмма аларны хәрәкәттәге армиягә кертергә ашыкмыйлар. Алексей 1945 елның 1 гыйнварында ант кабул итә, ә аңарчы ике ай Инта шәһәре читендәге землянкаларда яшиләр, сугыш һөнәренә өйрәнәләр.

    Шулай да, ул сугышка керә. Алгы сызык булмаса да, Алексей Николаевич сөйләгәнчә, алар да немецларны Вильнюс шәһәреннән куалар, ә Шауляйда сугыш тәмамлануы хакында беләләр. Әмма дары иснәгән яшьләрне армиядә калдыралар һәм яңа сугышчан хәрәкәтләр башланган Ерак Көнчыгышка озаталар. Солдатлар төягән эшелоннар, алар арасында Алексей да була, иң эре күчерү пунктына - Комсомольск-Амурга бер ай баралар.

    Якташыбыз 1945 елдан 1947 елга кадәр аерым сак ротасында хезмәт итә. Ул шуннан 1951 елның 7 августында демобилизацияләнә. Бәхеткә каршы, абыйсы Николай да сугыштан исән-сау кайта. Никола бәйрәмендә (декабрьдә) Алексей Анна исемле чибәр кызга өйләнә һәм аның белән 55 ел тату гомер итәләр. Ул - тракторчы, хатыны сыер савучы булып эшли. Әйтүенчә, 40 ел эшләү дәверендә бер көн дә эш калдыр­мый, бер тапкыр больничный алмый - сөрә, чәчә, янә сөрә. Хатыны башта сыерлар сава, аннары кошлар карый. Һәм дүрт егет үстерүләре турында горурланып өсти!
    Кайчандыр йортлары балалар тавышыннан гөрләп торган, ә ишегалдын тутырып мал-туар йөргән. Ә хәзер бар да тынып калган: хуҗабикәдән соң йорт та үксез, ишегалдында да күрше мәчеләре генә йөгерәшәләр. Улы Тәтештән Тузик кушаматлы эт алып кайтып биргән, менә шулай икәү яшәп яталар. Дүрт аяклы дусты хуҗасына йортка кешеләр якынлашуын хәбәр итә, эт үзе дә "без сезнең килүегезгә шат" дигәндәй, койрыгын болгый-болгый каршы алды.

    Ветеран бар нәрсәдән дә канәгать - өе җылы, якты, улы белән килене (Тәтештәгеләре) еш кайталар. - Ашарга да әзерлиләр, кер дә юалар, бакчаны да тәртиптә тоталар, бер гаилә булып яшибез, - ди ветеран. Моның шулай икәнлеге аның йөз-кыяфәтеннән һәм күңел көрлегеннән күренеп тора.
    Ирле-хатынлы Косовларның намуслы озын хезмәт еллары - бүләкләре, таныклыклары ике тартмага сыеп беткән.

    Алексей Косов, посттагы солдат кебек, ярты гасыр намус белән, булсынга эшләгән.

    Әле лаеклы ялга чыккач та гаилә башлыгы ун ел колхоз кырларында салам эскертләп йөргән. Бүләкләрнең, "Хезмәт ветераны", "Намуслы хезмәт өчен", "В. И. Ленинның тууына 100 ел", "Фидакарь хезмәт өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләренең таныклыклары пөхтә итеп җыеп куелган. Аларның һәркайсы - узган тормыш еллары, ниндидер матур хатирәләр. Алексей Николаевич әле хәзер дә район, авыл тормышы белән кызыксынып яши. Өстәлендә - район газетасы, китаплар. Алгы якта да, кухняда да телефон тора.

    - Нигә икәү?

    - Берсе ватык, дип көлә ветеран, һәрвакыт элемтәдә тору өчен, улым икенчесен куйды.

    Богдашкинода элемтә яхшы, без моңа үзебез инадык, телефон шалтырады.

    - Николаич, дигәнне ишетәбез телефоннан, - сиңа редакциядән киләләр.

    - Әйе, әйе, беләм, алар инде биредә, - дип җавап бирде ул.

    Бабайларыбызның сөйләшер кешеләре булуы бик әйбәт.

    Теги: война
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: