Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызларга погоннар килешә

Һәр елны 1 мартта Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалист көне билгеләп үтелә.

Ул рәсми һөнәри бәйрәм түгел, шулай да бу көнне без райондагы әлеге профессиянең бердәнбер вәкиле белән танышырга булдык. Район полиция бүлегенең эксперт-криминалистының киеренке эш графигында буш минутны табып, без Люция Баһаветдинованы язның беренче көне белән дә котладык.
- Люция Абдулхаковна, бу профессиягә ничек килеп юлыктыгыз?
- Көтмәгәндә. Минем 8 еллык педагогоик стажым бар. Беренче белемем буенча химия һәм биология укытучысы. Шулай килеп чыкты, 2009 елда Буа салым инспекциясендә эшли башладым, аннары, шулай ук язмыш кушуы буенча -Яшел Үзән районының икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү бүлеге оператив хезмәткәре. Криминалист-эксперт белгечлеген Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград академиясендә үзләштердем һәм менә ике ел биредә эшлим.
- Үзегезнең беренче заданиене хәтерлисезме?
- Миңа кадәр эшләүче 10 еллык стажы булган тәҗрибәле хезмәткәр иде, һәм мин әлеге профессияне хатын-кызлар да башкара алуын аңа бик тә исбатларга теләдем. Монастырскийда мотоцикл урлауны тикшерү беренче эшем булды. Бармак эзләре буенча куып китүчене таптылар.
Тагын берсе: күптән түгел былтыргы җинаять ачылды. Хуҗалар матди байлыкларының югалуын көз көне ачыклыйлар, ә бу эшнең июль - октябрьдә кылынуы ихтимал. Юеш һава эзләрне югалта, аларны табу өмете булмады диярлек. Әмма табылды! Мәгълүматлар базасына керттем һәм шул "бармаклар" хуҗасы быелның февралендә, башка эштә килеп эләкте.
Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә, без ирекле рәвештә бармак эзләрен алу буенча дәүләт хезмәтләре дә күрсәтәбез. Ни аяныч, тормышта фаҗигаләр очрап тора, кеше хәтерен югалта, документларсыз кала, менә шул чакта базадан шәхеснең кемлеген ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, юл-транспорт фаҗигасендә шофер үлә, янында документлары булмый. Аны бармак эзләре мәгълүматлары базасыннан ачыклыйлар.
- Җинаять яки фаҗига булган урынга чыгудан курыкмыйсызмы?
- Ул эш. Син үз хезмәтеңне башкарасың. Тик шулай да Нармонкада янгын чыгып балалар һәлак булганны күргәч, тыелып кала алмадым - еладым.
- Эшегездә Сезгә нәрсә күбрәк ошый?
- Бу шактый катлаулы, әмма кызыклы, иҗади эш. Һәр көнне яңа бурычларны хәл итәсең. Экспертлардан зур җаваплылык таләп ителә, чөнки җинаятьчене тоту яки тотмау, аның чынлап та хокук бозуы яки бозмавы кайвакыт нәкъ менә безгә бәйле була. Миңа коллективыбыз һәм хезмәттәшләрем ошыйлар - алар чын профессионаллар. Тәтештә эшләвем белән язмышыма рәхмәтле, биредә барсы да күңелемә хуш килә - кешеләр дә, шәһәр дә, табигать тә!
- Шундый әйтем бар: "Эксперт -ул уйламый, ә белә торган кеше!" - криминалистлар турында да нәкъ менә шулай әйтергә мөмкинме?
- Мин көн саен өйрәнәм. Эксперт-криминалист киң фикер йөртә белергә, төрле, хәтта үзе өчен көтелмәгән яктан килеп туган сорауларны чишәргә сәләтле булырга тиеш. Криминалистика фәне даими үсә бара, тикшерү эшләренә булышлык итүче яңа алымнар һәм технологияләр белән тулылана, шуңа да бенең эшебез ул даими камилләшү. Криминалистика - төгәл фән. Нигездә бернинди хаталану булмаска тиеш.
- Өйдә нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Дөресен генә әйткәндә вакыт йорт эшләренә генә җитә. Кайчан да булса крючок белән бәйләргә өйрәнергә хыялланам.
- Яраткан ел фасылыгыз?
- Җәйне түземсезләнеп көтәм. Культуралы үсемлекләрнең төрле сортлары белән тәҗрибәләр үткәрергә яратам.
- Уңышлар Сезгә! Бөтен җинаятьләрнең ачылуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев