Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр көне авыр булды

Тыл эшчәне, хезмәт ве­тераны Анастасия Миронова Бөек Ватан сугышы елларындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Ленинград боҗрасын өзү көннәрендә "Ладога" кинофильмын карадым һәм еладым.

Әлеге шәһәрдә яшәүчеләргә бик тә авыр сынаулар кичерергә туры килгән. Һәм шул ук вакытта үзебез, тирән тылда яшәүчеләр өчен сөендем дә, чөнки бик авыр булса да, алар күргәнне кичермәдек. Сугыш башланганда без, балалар, моның никадәр коточкыч булуын әле аңламадык. Әмма, өлкәннәргә карагач, ниндидер куркыныч хәл булганлыгын сиздек.

Ул вакытта без Монас­тыр­скийда яши идек. Әлеге дәһшәтле көн кояшлы һәм эссе булып хәтердә калган. Язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан кол­хозда бәйрәм иде. Ир­тә­дән үк төрле төстәге тас­малар белән бизәлгән атларга атланган егетләр авыл урамы буйлап елга буендагы яшел болында табын әзерләнүе турында халык­ка хәбәр итеп йөрделәр. Патефон тәлин­кәләре марш музыкасын уйнады. Куркыныч хәбәр килеп җиткәндә, бәйрәм тулы көченә бара иде.

Ә икенче көнне сәламәт яшь ирләрне, туганнарны, күршеләрне - әлеге сугышның озын-­озак 4 елга сузылачагын белмичә - фронтка озаттык.
Авыр авыл хезмәте хатын-кызлар иңенә төште. Без дә олылар белән бер дәрәҗәдә эшләргә тырыштык. Кышын ашлыкны сортларга аердык, фермаларны җыештыр­дык, җәен яшелчәләр утырт­тык, уңышны фронтка озату өчен, аларны карап үстердек. Бигрәк тә кышын, бакчадан җыелган уңыш беткәч, авыр булды; бер телем ипи юк. Шәхси хуҗалыкта булган продукцияне (ит, сөт, йон, йомырка, бәрәңге) дәүләткә тапшырдылар.

"Барсы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен!" сүзләре һәркемнең девизына әйләнде.

Җәй җиткәч кузгалак, кыргый суган, кычыткан белән тукландык.
Өс киемнәребезнең тетелеп беткәнен хәтерлим. Чабаталар киеп йөрдек. Ярый әле Монастырский янында юкәләр үсә иде. Ничек кенә авыр булмасын, мәктәпләр эшләделәр. Кышын хәтта кара да (суда эретелгән корым) ката иде, укучылар аны сулышлары белән өреп җылыттылар. Без дәфтәрләргә түгел, ә китап юллары арасына яздык. Мәктәпкә ягарга утынны җыештыручылар чаналар белән урманнан ташыдылар.

Минем өчен иң авыры 1943 елның кышы булды. Әнине окоп казырга җибәрделәр, әти Тәтештә эшләде (аны хәрби комиссариат "бронь" белән тылда калдырды), 1926 елгы абыемны фронтка алдылар. Миңа, 14 яшьлек кызга, йорт хуҗалыгын да алып барырга һәм сеңелемне дә карарга кирәк булды.
Кыш бик салкын килде. Ул вакытта без мич башында диярлек яшәдек, хәтта дәресләребезне шунда әзерләдек. Лампа ролен кулдан эшләнгән филтәле кечкенә генә банка (бака) үтәде.

Немец Сталинградка килеп җиткәч нык куркытты. Идел яры буйлап окоплар казый, блиндажлар ясый башладылар. Төннәрен авылда, самолетлар һөҗүменнән куркып, патрульлек иттеләр, тәрәзәләрне ныгытып томаларга куштылар.

Җиңү көне барыбыз өчен дә бөек бәйрәм булды. Иртән укырга барырга җыендык. Мәктәпкә кадәр ерак иде (Долгая Поляна ягына таба иң кырый урам), ә без күбәү һәм бергәләп баруы да кызык бит. Шул вакытта бер ир бөтен тавышына: "Сугыш бетте! Җиңү!" - дип кычкырды. Бу аяз көнне яшен суккандай булды. Чөнки моңа ышануы бик авыр иде. Шуннан соң ачык тәрәзәләрдән без радио аша рәсми хәбәрне дә ишеттек. Барсы да урамга йөгереп чыктылар: кычкырыштылар, биеделәр, көлделәр һәм еладылар.


Тыныч тормыш башланды. Башта ул да җиңелләрдән булмады, шулай да сугышсыз...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев