Һәркем үз эшен белә

"Надежда" ҖЧҖның дүрт махсус звеносы Тәтешкә 200 ел урамындагы 5нче йортта ремонт эшләре белән шөгыльләнә.
Аларның сыйфаты өчен мастер Юрий Иванов җаваплы. Кирәкле материалларны алдан әзерләдек, ике катлы йорт түбәсенә балкалар, такталар, профнастил, кирпеч һәм башка материалларны күтәрү өчен кран булуы да эшне тизләтә, ди ул.
Төзелеш материаллары китерү өчен бригадага автомашина бирелгән. Кадрлар тәҗрибәле, озак еллардан бирле бергә эшлиләр. Димәк, ремонтның сыйфатлы булачагына өметләнергә мөмкин.
Электриклар үз эшләрен тәмамлаганнар: үткәргечләрне алыштырганнар, подъездларга ВРУ щитлары урнаштырганнар. Хәзер Валентина Антонова, Нина Иванова, Татьяна Яшкиналар биредә сылау-буяу эшләрен башкаралар.
- Алты елдан бирле бергә, инде тәҗрибә дә тупладык, тик менә башкарган эшләргә түләү бәяләре генә үзгәрмәде. Тормыш бер урында гына тормый бит, хезмәт хакы да аңардан калышмасын иде, - ди Валентина.
Дөрес, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Салат төсенә буялган беренче подъезд яктырып, матурланып киткән. Әмма төзүчеләргә фатир хуҗаларының коридорда ничек җитте шулай ясаган "чоланнары" ошап бетми.
Чардакта да эшләр тулы көчкә бара. Ташчылар силикат кирпечтән эшләнгән элекке һава суыру торбаларын сүтәләр һәм аларның барсын да керамик торба белән тоташтырып, яндырылган кирпечтән өеп тышкы якка морҗа чыгаралар. Хәзер 34 урынына алар ике тапкырга кимрәк булачак.
Канализация торбаларын да шулай эшләячәкләр, элек алар чардакта гына калдырылган булган. Нәтиҗәдә дымлы һава түбә калаен күгәрткән, өрлек һәм терәк рәшәткәләрен череткән.
Түбәдә дә эшләр бара. Тотрыксыз һавада түбә ябучылар терәк рәшәткәләре озынлыгында иске калайны куптаралар, яраксыз такталар һәм балкалар урынына яңаларын куя торалар. Чардактагы эшкә комачаулык итүче бердәнбер сәбәп - белгечләр "үргән" үткәргечләр челтәре.
Фатир эчендәге эшләргә ягу сезоны тәмамлангач керешәчәкләр.
Ремонтчылар эшне зур җаваплылык белән башлаганнар һәм алар ахыргача һөнәри осталыкларына турылыклы булырлар дип ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.4900
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.3500
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).5100
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.3500
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.4800
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.5900
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.7900
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.11000
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.11501
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.8200
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.11500
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
27 май 2022 - 04:52Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.7600
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41101
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.30500
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.28800
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика