Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Һәркемнең күз алдындагы хезмәт

    Якшәмбе көнне - юл хуҗалагы эшчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре.

    Бу кешеләрнең хезмәт­лә­ре һәрвакыт күз алдында һәм күп яктан районның йөзен билгели, чөнки юллар аның аерылмас өлеше. Теләсә нинди һа­вада - эсседә дә, кар буранда да юлчылар, алларына куйган бурычларны намуслы башкарып, юлларның һәрвакыт имин һәм уңайлы булуы турында кайгыртып эшлиләр. Гадәт буенча без бәйрәм алдыннан "Тетюшский" ДРСУ җитәкчелеге белән очраштык.
    Безнең белән идарә начальнигыы урынбасары Иршат Әхтәмов әңгәмә корды.

    - Предприятиебез балансында автомобиль юллары 310 километр тәшкил итә, шуларның 250се - асфальт, калган­нары - каты җир. Гомуми озынлыгы 1200 метр булган 24 күпер, 194 су агызу торбасы бар.
    Юлларның торышы -­ район җитешлегенең төп шартларының берсе,­ безнең хезмәт алар­ның иминлеген һәм уңайлыгын тәэмин итә. Юл төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә бөтен көчләрен куялар һәм матур гына нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел авылларга илтүче юлларны нормаль хәлгә китерү буенча шактый күп эшләр башкарылды. Кушкуйга кадәр 2,5 километр озынлыгында яңа юл салынды, аның смета бәясе 47 миллион сум тәшкил итә. Казан-Ульян-Олы Тархан автотрассасын капиталь ремонтладык. Тәтеш-Кама Тамагы авто­юлында Долгая Полянага кадәр 500 метрлы юл салдык.
    Тәтешнең причал­ юлын үзгәртеп кору эше­нең башлануы да сөендерә. Бу катлаулы объект. Бе­ренчедән, шуыша торган урын. Җир рель­е­фы аркасында кысан шартларда эшләргә туры килә. Ул тирәдә чишмәләрнең күп булуы да проблема тудыра, эш барышында аларның җир өстенә кайчан бәреп чыгуларын алдан белеп тә булмый. Таллыкларны, пычранган территорияне чистартабыз - эшләр җитәрлек.
    Финанслау мәсьәләләре хәл ителмәгәнлектән, киләсе елга планнар турында берни дә әйтә алмыйм. Ә эшләр бик күп: районда әле юлсызлыктан интегүче авыллар да җитәрлек. Безнең төзекләндерү буенча бөтен эшләрне башкарырга хәлебездән килә. Зирәк һәм тәҗрибәле Мөбин Әхмәтов җитәкче­лек иткән коллекти­вы­бызга ышанам. Кай­бер эшчеләрнең стаж­ла­ры берничә дистә ел белән исәпләнә, ягъни тәҗ­рибәлеләр. Наил Хәй­руллин, Хәлил Матиев, Сергей Борисов мактауга лаек. Юл эшчесе Алексей Семикопейкин, мастер Марсель Әхмәтов үз эшләренең осталары.
    Матди-техник базаның торышына зур игътибар бирәбез, чөнки төп эш коралыбыз - техника һәм аны даими яңартабыз.
    Юл төзүчеләрнең эшләре авыр һәм җаваплы, шуңа да аларның тырыш­лык­лары югары бәялә­нергә тиеш, юлларны, кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне күздә тотып куелган бил­геләрне дә сакларга кирәк.
    Барлык юл төзүчеләрне ихластан бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

    Теги: дороги
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: