Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хезмәт итәргә теләп барабыз

    Узган атнада Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында призывникларны тантаналы рәвештә Россия Кораллы көчләренә озату булды.

    Мондый чаралар үзенә бер төрле традициягә әйләнде. Шәһәрдә ел саен көзге һәм язгы чакырылыш алдыннан солдатларны хөрмәтлиләр.
    "Сез хезмәт итегез, ә без көтәрбез" - егетләргә район мәдәният йорты хезмәткәрләре шундый исем астында бәйрәм программасы әзерләгәннәр.
    Концерт башланганчы кайбер чакырылышлар арасында алда торган хезмәт турында җанлы әңгәмә барды. "Шофер булып эләксәң, нинди әйбәт булыр иде. Дустым бер елын руль артында үткәрде, аңа бик ошады", "Танкистны шулай ук шәп, диләр", "Мине ноябрьдә чакыруларын телим", - дигән сүзләр ишетелде залда.
    Бәйрәм программасы РФ гимныннан башланып китте. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов егетләргә һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итте: "Хәрби әзерлек белән тәэмин итү өчен бүгенгесе көндә кораллы көчләрдә барлык шартлар тудырылган. Мин яшь вакытта армиядә хезмәт итү зур горурлык иде. Сез безнең районны намус белән тәкъдим итәрсез, чын ир-егетләр булырсыз дип өметләнәм".
    Сәхнәдән Ирина Волкова, Сергей Ерастов, Александр Маштаков, Ирина Козлова, Александр Карабанов башкаруында Ватан, патриотлык һәм армия тормышы хакындагы җырлар яңгырады. Егетләрне котларга дип "Забава" вокал-эстрада студиясеннән дә яшь артистлар килгәннәр иде, алар тамашачыларга "Безнең армия" музыкаль номерын бүләк иттеләр.
    ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин чакырылышларга якташларыбыз-батырларга тигезләшергә дигән теләген белдерде. "Онытмагыз, һәрвакытта сезне өегездә якыннарыгыз һәм туганнарыгыз көтә", - дип билгеләп үтте ул.
    Марат Сөләйманов ата-­аналар исеменнән чыгыш ясады: "Сезне һәрчак дус солдат гаиләсе уратып алсын, без горурланырлык итеп, намус белән хезмәт итегез".
    Кырыктан күбрәк егет көзге чакырылышта иксез-чиксез Ватаныбызның төрле почмакларына китәчәк. Нинди гаскәргә эләгерләр - әлегә билгесез, әмма аларның хезмәт итәргә теләкләре булу сөендерә. Үз-үзләренә ышанган кичәге егетләргә карагач, моны аңлыйсың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: