Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хокук боздыңмы – карточка ал

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар полициядә исәптә булачак.

    Тәтештә "Җәяүле өчен чыгу юлы" профилактик операциясе барышында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән балигълык яшенә җитмәүчеләр эше буенча инспекторлар тарафыннан "Тукта - синең тормышың куркыныч астында!" дигән 10 махсус карточка тутырылды. Аңаюл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат языла һәм шуннан соң ул профилактик эш уздыру өчен тиешле белем бирү оешмасына юллана.
    Дәүләт автоинспекторлары юл хә­рәкәтендә катнашучыларның барысын да бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
    Ата-аналар балаларының иминлеге хакында кайгыртырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында бертуктаусыз искә төшереп торырга зарурлар. Балалар алар өчен куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юл буйларында күзәтүчесез калмас­ка тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: