Һөнәре буенча шофер

Александр Данилов - Тәтеш АТПсында иң тәҗрибәле шоферларның берсе.
Биредә ул унберенче елын эшли, ә шоферлык стажы - ике тапкырга күбрәк. Александр балачактан ук шофер булу турында хыяллана. Олыларның кем булырга телисең дигән соравына: "Шофер", - дип җавап бирә торган булган. Бу мәсьәләдә аңа Карл Маркс исемендәге колхозда йөк автомобилен иярләүче әтисе Анатолий Исакович үрнәк булган. Ул улына ерак юлларда йөргәндә күргәннәре, шоферларның көндәлек мәшәкатьләре, аларның үзара ярдәм итешүләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләгән.
Болар барсы да малайның хыялын көчәйткән генә. Мәктәптән соң ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә һәм бер үк вакытта автомәктәпкә укырга керә. Икенче елны каникул вакытында ГАЗ-52 машинасы ярдәмендә чәчкечләргә орлыклар тутырып тора.
Армиядә дә шофер була һәм яхшы хезмәте өчен ике елга ике тапкыр отпускка кайта. Армиядән соң туган колхозында эшли башлый. Аңа таланып беткән диярлек, рамы гына яраклы, ЗИЛ-131 машинасы бирәләр. Аны өч ай төзәтә һәм чәчүгә төшкәнче әзерләп өлгертә.
Бер-ике елдан ул Тәтешкә күчеп килә, ПМК-29да - автобуста, аннары КамАЗда эшли. Уңай бәяләмә белән автотранспорт предприятиесенә урнаша. Колхоздагы кебек, аңа күптән инде эшләү срогын тутырган, гаражда тузан җыеп яткан иске ПАЗны бирәләр.
Сынауны лаеклы үтә, ә эшләрлек хәлгә китерелгән автобус хуҗасын бер тапкыр да уңайсыз хәлдә калдырмый. Аннан соң яңарак автобусларны да ышанып тапшыралар. Ә хәзер, бер елга якын, кырык биш урынлы "Нефаз" автобусын йөртә.
Аны эчке һәм тышкы яктан да чиста тоту җиңелләрдән түгел. Әмма Александр үз автобусын ярата, һәм буш вакыты булган саен аны карап кына тора.
- Авыр чаклар булды, әмма мин күп акча эзләп эштән китмәдем. Биредә миңа ошый, пассажирларга да минем белән йөрергә уңайлы булсын дип барсын да эшләргә тырышам, - ди Александр Анатольевич.
Бу чыннан да шулай. Чөнки эшләү дәверендә пассажирлардан аңа карата бер генә шикаять тә булмаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 08:28Олы Тарханда яшәүче район гәҗитендә призлар уйнатуда катнаша Узган ел ул төп приз - телевизор алып киткән иде, ә бу юлы - мендәргә ия булды.2000
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.4100
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак6600
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.6700
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.7500
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.7100
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.11100
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз8000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.9600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.11600
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
17 гыйнвар 2021 - 06:06Олытарханлыларның чираттагы җиңүеАларны бүләкләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова килде.1800
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0896600
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.54100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика