Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәкәт иминлеге өчен

Шушы көннәрдә Горький урамының шәһәр буасы янындагы юлдан машиналар белән узып китүе вакытлыча кыенлашкан иде.

Чөнки анда Буаның "Төзелеш технологияләре" ҖЧҖ эшчеләр бригадасы эшләде, алар юл буена киртәләр урнаштырдылар.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Дмитрий Пирогов хәбәр иткәнчә, буа янәшәсендәге юл буена саклагыч киртәләр урнаштыру аның территориясен төзекләндерүнең соңгы этабы. Әлеге бригада тарафыннан элегрәк күпер ремонтланды (такталары алыштырылды), эскәмияләр куелды, тротуарга плитәләр түшәлде.

"Җир каткан. Борау белән эшләве дә авыр", - диде прораб Геннадий Сайкин. Әлеге эшләрнең заказчысы - "Татглавинвестстрой", ә генераль подрядчысы "ГрандСтрой" санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X