Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәт хисләре уяна

Кыш үзенекен итә, бу араларда ул холкын карлы җил-бураны белән күрсәтеп калырга, әлеге ел фасылының нәкъ тә менә шулай булырга тиешлеген дәлилләргә тырыша сыман.

Редакциябезгә килгән хәбәрләр дә шуңа бәйле иде. Түбән Тарханнан шалтыраткан Данирә апа Кәримова безгә күңелен бушатып, йөрәгендәге җылы сүзләрен җиткерде.
"Кичә көчле җилдә өебездә ут сүнде. Шулкадәр борчылдык, өлкән яшьтәге әниемә дә күз-колак булырга кирәк, аннары караңгыда бигрәк шомлы икән. Хәзер заманча дөньяда яктыга өйрәнеп беткәнбез. Кич булса да, телефон номерын табып, Тәтешкә район электр челтәренә шалтыраттым. Ә анда "хәзер киләбез, юлга чыгабыз", дигән җавап ишеткәч, кар-буранда килмәгез, иртәгә көтәбез дидем. Алар хәвефкә юлыгырлар дип курыктык. - Шуңа аеруча гаҗәпкә калдым, бигрәк аңлаучан кешеләр эшли икән анда. Икенче көнне иртә белән Александр Партнов, Михаил Михеев һәм Игорь Демагин килеп тә җиттеләр.
Багана башына менеп, өзелгән чыбыкны ялгап та куйдылар. Аларның үз эшләренең осталары булуына чын күңелдән инандык. Нинди генә ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен ирештерсәк тә аз булыр күк. Арабыз­да мәрхәмәтле, үз хезмәтләренә туг­ры кешеләр бар икән ул", - диделәр әлеге хәлгә сөенгән Данирә апа белән аның әнисе.
Шундый кыен хәлгә тарыган очракларда вазифаларын намус белән башкарган белгечләргә карата хөрмәт хисләре уяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев