Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хуҗасыз хайваннар темасы укучыларыбызны борчуны дәвам итә

    "Тәтешлеләр газетада һәм Интернетта "начар хайваннар" турында еш язалар. Андыйлардан: "Ә сезнең кайчан да булса без нинди дип уйлап караганыгыз булмадымы? Нигә без әлеге "начар хайваннар" булмасын өчен бернинди дә чара күрмибез?" - дип сорыйсы килә. Хайваннар да безгә, үзләренең өлкән туганнарына охшый баралар.

    Без аларга нинди мөнәсәбәттә булсак, алар да шулай җавап бирәләр. Башта мәче яки эт баласы алып, шуннан соң, үсеп җиткәч, аларны ничек итеп ташларга яки куып чыгарырга мөмкин? Яисә әби кеше кунакка кайткан оныкларына тере уенчык ала да, алар шәһәргә киткәч, урамга куып чыгара.
    Әйдәгез, игелекле булыйк! Хәзерге вакытта, әгәр кирәк икән, хайваннарны, үрчемәсеннәр өчен, стерильләштерергә мөмкин, тик урамга гына ташламаска.
    "Ни чәчсәң, шуны урырсың", - ди халык мәкале. Башта үзеңне "тәртипкә" китерергә кирәк, шуннан соң ташландык хайваннардан "сорарга". Аларның бары тик ашыйсылары һәм кешеләрнең җылы мөнәсәбәтләрен генә күрәселәре килә".
    Чүп контейнерларында ташландык мәче балалары чыелдап яталар... Аларны шунда ыргытырга кемнең йөрәге җиткән? Яшь буынны шулар мисалында тәрбиялибез һәм, шул ук вакытта, картайган ата-аналарын язмыш кочагына ташлаган балалар каян килә дип аптырыйбыз.
    Ваемсызлык, тупаслык, рәхимсезлек арта төште.
    Тагын бер хаттан юллар китерәм. Ул да шулай ук тәрбия темасына. Тәтештән укучыбыз Илгизәр Галиев яшь ата-аналарның кемнәрне үстерүләре турында уйланырга тәкъдим итә.
    "Ни өчен кайбер балалар җимерә, чүпли һәм юк итә генә беләләр? Нигә бер генә дә матур эшләр кылмыйлар? Чөнки аларны моңа өйрәтмиләр. Димәк, аларның үзләрен дә өйрәтеп үстермәгәннәр. Ә инде азрак үсә төшкәч, аларны урам тәрбияли. Кардан ясалган сыннарны җимерергә ярамаганлыгын әти-әниләре аңлатмаганнар. Аларны "җиңү" - батырлык түгел, ә хулиганлык. Яшәве матур һәм уңайлы булсын өчен чәчәкләр, агачлар утырталар, урамнарны төзекләндерәләр. Шуларны балаларга сөйләргә, аңлатырга кирәк. Әгәр инде гаиләдә андый гадәт юк икән, димәк, ата-аналар үзләре дә тиешле тәрбия алмаганнар. Урамнарыбыз матур булсын өчен шәһәрдә яшәүчеләрнең барсының да (хәлләреннән килүчеләрнең) чәчәк үстерү белән шөгыльләнүләрен таләп итәсе иде".
    Кешеләр газетага шундый хатлар язалар икән, димәк, алар якташларының шәфкатьлерәк, мәр­хәмәтлерәк булуларын тели­ләр. Барыбыз да уйлап карыйк әле: якыннарыбызны, үз өебезне, авылыбызны, шәһәребезне их­ластан яратабыз микән?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: