Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗалыкларда печән өсте

Ямбактыдан Татьяна һәм Владимир Лукояновлар өчен печән өсте - киеренке чор.

Аларның гаилә фермасында сигез сарык, ике сыер, биш баш мөгезле эре терлек. Аларны асрау һәм продукция алу өчен 10 тоннага якын печән, һәм башка азык әзерләргә кирәк.
Азыкны майда ук әзерли башлаганнар. Кычытканнан мең ярым себерке, өч йөз яфрак азык җыйганнар. Өй яныннан күпьеллык үләннәрне чапканнар, аннан болыннардан һәм чокыр-чакырлардан чаба башлаганнар. Болытлы көннәрдә ферманың шүшиләсендә печәнне киптергәннәр, аннары әлеге партияне, башкаларына урын бушату өчен, кибәннәргә салганнар.
- Печәнне элеккечә әзерлибез, шуңа күрә ул хуш исле, туклыклы, - ди Владимир.
- Күпьеллык үләннәр үсеп җитүгә, иртә-кичен эшлибез. Йоклар өчен 3-4 сәгать кенә кала, - дип өсти Татьяна.
Бу вакытта уллары Михаил һәм Евгений зур булышлык күрсәтәләр. Һәр ир кеше өчен бензин белән эшли торган чапкыч булдырганнар. Печәнне алып кайту өчен ЗИЛ машиналары бар. Шуңа күрә печән кибәне күзгә күренеп арта. Ярдәм итү өчен Самарадан Владимирның абыйсы Алексей үзенең дуслары белән кайткан. Хәзер печән әзерләү күңеллерәк булачак.
- Эш яратучыларга колхозда да җиңел булмаган. Хәлебездән килмәс дип уйлаучылар ялгышалар, эшкә без балачактан өйрәнеп үскән, - диләр ирле-хатынлы Лукояновлар.

Авыр хезмәтне техника җиңеләйтә

Инде сигез еллар тирәсе Колунецтан Сидоровлар гаиләсенең төп табышы - шәхси ярдәмче хуҗалык.
Алар дүрт сыер, өч баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Сөт һәм сөт продукциясен нигездә Тәтештә җитештерәләр. Михаилның көпчәкле ЮМЗ-6 тракторы һәм кирәкле тагылмалар һәм асылмалы җиһазлар җыелмасы: чана, культиватор, сабан, чапкыч һәм тырмавычы бар. Печән өсте җитүгә, аңа авылдашлары ярдәм сорап киләләр. Терлекчелек продукциясен сатудан кергән табышка яшәүче гаиләләр унбишкә якын.
- Чалгы белән берсенең дә чабасы килми. Барсының да мал-туары күп, кул белән генә чабып аларны туйдырып булмый, - ди Михаил.
Аның үзенә дә унбиш арба печән әзерләргә кирәк, шулай да авылдашларына ярдәм итәргә вакыт таба. Ял көннәрендә булышырга Тәтештән улы Александр кайта, кызы Мария дә килә.
Сидоровлар гаиләсе, шулай ук башкалар да, сыерларның баш санын арттыра алырлар иде, әмма кышкы юлсызлык комачаулый - Тәтешкә сөт илтеп булмый.
- Аны җиргә түгеп булмый бит инде, эшкәртергә туры килә - каймак чыгартырга, май, эремчек ясарга кирәк, ә бу, беренче чиратта, хуҗабикә өчен тагын бер йөк, - ди Галина.
Әмма авыл халкы ышанычын югалтмый, аларда да юллар булыр дип өметләнә.

Крестьян тамыры сакланган

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Фирдүс Сәгыйров тормышны терлектән башка күз алдына да китерә алмый.
Хәзерге вакытта ике сыер, башмак тана, үгез асрый, һәм йорт кошлары тота. Шуңа күрә җәй көне бөтен гаиләсе азык әзерләү белән мәшгуль. Уллары Илназ белән Айратка, кызы Гөлфиягә - һәрберсенә хәлләреннән килгән эшне бүлеп бирә. Үзе, әлбәттә, үләнне бензин ярдәмендә эшли торган чапкыч белән чаба. Әлеге эш коралы авыр хезмәтне җиңеләйтә, ләкин кибетләрдә бик соң барлыкка килде ди ул.
- Эшләп чыныгу беркемгә дә комачауламый. Без ата-аналарыбыздан үрнәк алабыз, алар безне балачактан эшкә өйрәтеп үстерделәр, - ди Фирдүс.
Көннәр аяз торганда, ул көн саен үзенең бортлы УАЗы белән икешәр машина печән алып кайта. Шунысына гаҗәп­ләнә: чабырга урын күп, ләкин Тәтештән Үләмә буйлап Красная Поляна ягына таба чабучылар бармак белән генә санарлык. Элек печән җирләре өчен чак кына кыйнашмый торган булганнар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заготовка сена