Иң мөһиме – авырлыклардан курыкмаска
Таһир Абдуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән икенче ел җитәкчелек итә. Корреспондентларыбыз аның Чолы авылындагы атлар фермасында булдылар. Кунакларны ачык йөз белән каршылап, ул үзенең хуҗалыгы турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Авыл хуҗалыгында зур тәҗрибәсе булган, эшен яңа башлап җибәргән фермер атчылык һәм үсемчелек белән шөгыльләнә (аның карамагында - 360 гектар бөртекле һәм азык культуралары чәчелгән җир).
Бүгенгесе көндә терлекләр абзарында утыз ат бар. Ат фермасының төп юнәлеше - итчелек. Ат ите белән бергә киләчәктә казылык та җитештерү теләген тормышка ашырырга ниятли.
- Ел ахырына атларның баш санын 60ка кадәр җиткерергә уйлыйбыз, - диде җитәкче.
Ферма 150 башка исәпләнгән. Без аны бар көченә эшләтергә тиеш. Киләсе елга кимендә 30 тай булдырыр өчен, бияләр сатып алырга кирәк. Аның фермасында әлегә 15 бия бар.
Ферма территориясен төзекләндерү дәвам итә, ул койма белән әйләндереп алыначак һәм яктыртылачак.
- Атлар юештән һәм үтәли җилдән куркалар, боларны булдырмыйча, күп кенә проблемалардан качарга мөмкин, - ди фермер.
Терлекчелектә туклыклы азык та бик мөһим булып тора. Шуның өчен дә фермер күпьеллык үләннәрнең мәйданын зурайтырга тели һәм киләсе елга печән әзерләр өчен өстәмә судан үләне чәчергә уйлый. Әмма азык белән тәэмин итү җир мәйданнарыннан, куелган хезмәттән генә түгел, шулай ук һава торышының ничек булуыннан да тора. Иң мөһиме - авырлыклардан курыкмаска кирәк, дип саный Таһир Заһир улы. Өстәвенә республика, җирле хакимият материаль һәм мораль яктан зур ярдәм күрсәткәндә. "Фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, - дип өсти ул, - ә калганы кешенең теләгеннән һәм кәефеннән тора".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев