Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – эшләү зарур

Тәтеш районында 90 яшь һәм аннан өлкәнрәк йөз җитмеш кеше яши.

(Тәтеш, 12 июль, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, автор фотосы). “Картлык культурасы: буыннар әңгәмәсе” проекты кысаларында безнең гәҗит корреспондентлары социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре белән берлектә өлкәннәр янында булдылар һәм аларның күтәренке рухта кала алулары хакында белделәр.

Вера Гордеева, 91 яшь: “Озын гомернең сере сабырлыкта, мәр­хәмәтлелектә. Кешеләргә карата игелекле булдым. Беркай­чан да көнләшмәдем, гомер буе эшләдем”.

Гөлҗиһан Шаммасова, 96 яшь: “Чәчәкләр яраттым. Алар өемне дә, яшелчә бакчасын да бизәделәр. Хәтта бәйгеләрдә дә катнаштым һәм җиңдем. Әнием дә озак яшәде”.

Клавдия Майорова, 90 яшь: “Күп эшләдем, атлар җиктем. Иртә белән 7дә тукланам, төшке ашны – 12дә, кичкесен – алтыда яки җидедә. Ә чәршәмбе һәм җомга – ашауны бик нык киметү көннәре, җиңелчә генә тамак ялгап алам”.

Елизавета Мартынова, 93 яшь: “Әнием 90га кадәр диярлек яшәде, мин аңа ошаганмындыр, мөгаен. Киявем йөз яшькә кадәр гомер кичер, дип әйтә, аның сүзләрен тыңлаячакмын. Атланмай да, майлы ит тә ашамыйм”.

Ә Жарковлар гаиләсе быел “тимер” туйларын – бергә гомер итүләренең 65 еллыкларын билгеләп үтәчәкләр. Владимир Николаевичка – 90, Зинаида Сергеевнага – 85. Алар бер киңәш бирә: “Ашамыйча беркай­чан да эшкә чыкмаска, һич югы берәр нәрсә белән җылы чәй булса да эчәргә кирәк”. Озак яшәүнең бернинди дә сере юк, иң мөһиме – эшләү зарур, дип саныйлар. 

Агриппина Владимирова, 91 яшь: “Эш, эш һәм тагын бер кат эш. Минем бервакытта да буш вакытым булмады, пенсиягә чык­кач та ун ел хезмәт куйдым”.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X