Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү паркы тагын да яхшырды

Тәтештә шәһәрлеләрне, аеруча да яшь атлетчыларны сөендереп, Җиңү паркын төзекләндерү дәвам итә.

(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Сентябрьдә йөгерү һәм саф һавада йөрү өчен резина сукмак ясалды, парк киңлеге буенча зәңгәрсу утлар белән үзенчәлекле яктырткычлар урнаштырылды – эңгер-меңгердә парктагы каеннар әкияти урмандагы сыман күренә. Октябрьдә уңайлы эскәмияләр һәм сары утлар белән өстәмә яктырткыч баганалар барлыкка килде. Биредә хәзер скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә уңайлы, кичләрен саф һавада хозурланып йөрергә мөмкин. Паркны төзекләндерү, шул исәптән финанс бүленеп бирелү күләменә карап, киләсе елга да дәвам итәчәк. 

Хәзер безгә төзелеш эшләре нәтиҗәләренә, төрле механик эзләргә һәм тапларга бик нәзберек булган резина өслекле сукмакларга аеруча да сакчыл булырга кирәк.

Рәшит Габдрахманов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев