Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы “автобабайны” сайлап алдылар

Тәтеш автомәктәбе ба­засында Татарстан Республикасы ДОСААФының Өлкәннәр кө­ненә багышланган “Автобабай-2021” машина йөртү осталыгы рес­публика конкурсының район этабы булып узды.

(Тәтеш, 20 сентябрь, Тәтеш таңнары). Чараның төп максаты – тәҗрибәле шоферларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү. 

Дәүләт автоинспек­циясенең Тәтеш бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе һәм Тәтеш автомәктәбе 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында автомобиль ярышын оештыручылар булып ­торалар.

Конкурс шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар Николай Бобров, Иван Калинов, Илдус Камалиев, Николай Ложкин һәм Геннадий Макаров юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен күрсәттеләр, ә икенчесендә автодромда бормалар ясап йөртү буенча ярыштылар.

Биремнәрне үтәү Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инс­пекторы Сергей Волков, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Буадагы профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм автомәктәп начальнигы Александр Колсанов тикшереп торуы астында үтте.

Бәйгечеләр барлык этапларны да уңышлы үттеләр һәм призлар алдылар. Иван Калинов иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм ул безнең район данын “Автобабай-2021” конкурсының төбәк этабында яклаячак.

– Руль артында мин инде 45 ел, – дип уртак­лашты җиңүче. – Конкурста беренче тапкыр гына катнашмыйм. Зона этабында лаеклы чыгыш ясармын дип өметләнәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев