Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус тәртип кертелә.

2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр игълан ителгән янгынга каршы махсус тәртип гамәлдә булган вакытларда сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юллары, хосусый йортлардан 30 метр; күп фатирлы торак йортлардан 30 метр ерак­лыкта урнашкан территорияләрдә 3 класслы куркынычлылыктагы пиротехник әйберләр (салютлар, ракеталар, фестиваль шарлары) куллану тыела.

Янгынга каршы махсус тәртип гамәлдә булган вакытларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф ике тапкырга арта: физик затларга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик зат булмаган предприятиеләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр; юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

– Балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чараларын уздыру урыннары контрольдә тотылачак. Моннан тыш, моның өчен билгеләнмәгән сәүдә урыннарында пиротехник эшләнмәләрне ачыклау һәм сатуны туктату буенча уртак рейдлар оештырылачак, – дип хәбәр итә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Харитонов. – Янгынга каршы махсус тәртип гамәлдә булган вакытларда пиротехник эшләнмәләрне рөхсәтсез куллану очраклары турында гражданнарның ашыгыч оператив хезмәтләргә 112, 01, 02  номерлары буенча хәбәр итү мөмкинлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев