Янгыннар чыкмасын өчен
Тәтештә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булды.
Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда тотрыклы җылы һава торышы башлану һәм кар катламы эрү, шулай ук мәгълүмат системасы ярдәмендә ТР ландшафт территорияләрендәге термик нокталарны дистанцион мониторинглау ачыклану сәбәпле, республика чикләрендәге урман фонды җирләрендә янгын куркынычы сезоны ачылган.
– Янгын куркынычы булган сезон дәвамында республикада урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтеләчәк, шулай ук янгын куркынычы булган вәзгыятьнең космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барылачак, – дип хәбәр итте Ранил Заһит улы. – Безнең тарафтан 59 патруль маршруты эшләнде һәм расланды. Янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле 9 патрульлек үткәрелде. Тәтештәге урман хуҗалыгында ирекле янгын сагы оештырылды.
Ранил Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыкларына җир өсте мониторингын оештыру, теләсә нинди янгынны сүндерү буенча ирекле янгын сүндерүне оештыру әзерлеген арттыру буенча чаралар күрү өчен профилактик төркемнәр булдырырга кирәклеген искәртте. Ул шулай ук кешенең саксызлыгы яки гамьсезлеге, урманнарда һәм авыл хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү урман янгыннары китереп чыгаруның төп сәбәпләре булып торуын билгеләп үтте.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Илсур Камбеев районның янгын куркынычы сезонына әзерлеге турында сөйләде һәм янгыннар статистикасын әйтеп үтте.
– Торак секторда янгыннар белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. Ел башыннан бирле Тәтеш районында 4 янгын булды, бәхеткә, аларда кешеләр зыян күрмәде. Иң күп янгыннар Тәтештә күзәтелә: ел башыннан – өч. Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу һәм мичнең төзек булмавы янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тора. Янгыннар чыгуга еш кына нормаларның гади таләпләренә җавапсыз карау, санга сукмау сәбәпче була. Бу үз торакларын төзүгә, йорт милкен сатып алуга күп еллар көч куюга да карамастан. Санаулы минут эчендә бөтен җыйган мал-мөлкәт көлгә әверелергә мөмкин, – диде Илсур Камбеев.
Утырыш азагында районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Альберт Гасимов районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын насослары булу, шәһәрдәге һәм райондагы барлык предприятиеләр һәм учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү зарурилыгын билгеләп үтте. Альберт Әсхәт улы авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвен контрольгә алу кирәклегенә аерым игътибарны юнәлтте.
– Ялгыз яшәүче гражданнар һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яшәгән йортлар – аерым җаваплылык зонасы. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлешен һәм әлеге категориядәге гражданнарның йортларында автоном янгын хәбәриткечләр булуын тикшерергә кирәк, – дип тәмамлады Альберт Әсхәт улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев