Ярдәмчел булыйк
Россиядә 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр “Ак таяк” айлыгы уза.
Аны үткәрүнең төп максаты – сукырларның һәм күзе начар күрүчеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук аларның хокукларын яклау һәм көндәлек яшәешен яхшырту.
– Автомобиль юлы – сукыр кешеләр өчен аеруча да куркыныч. Шоферларның исләренә төшерәбез: сез сукыр җәяүлене һәрчак үткәреп җибәрергә тиеш. Юлдан бары тик җәяүлеләр кичүе аркылы гына, шул ук вакытта автомобиль йөртүчеләр сине үткәреп җибәрүенә инангач кына чыгарга кирәклеген теләсә нинди олы кеше яки бала белә. Шулай да әлеге юл хәрәкәте кагыйдәсе кайбер төрдәге кешеләргә кагылмый. Сүз сукыр һәм күзләре начар күрүче кешеләр турында бара. Алар юл кырыена килеп җиткәч һәм ак таягын күтәргәч, теләсә кайсы урында юл аркылы чыга алалар. Машина йөртүчеләр дә бу кагыйдәне белергә һәм сукыр җәяүлеләрне каршылыкларсыз үткәреп җибәрергә тиешләр. Әмма көндәлектә еш кына киресенчә эшләүләре белән дә кисешергә туры килә, – дип белдерә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Тәтеш районы оешмасы рәисе Раиса Костягина. – Шәһәрлеләр үз янәшәсендә сукыр кешеләр яшәвен һәрчакта да аңлап җиткермиләр, шуңа күрә шоферлар да сукыр җәяүлеләрне үткәреп җибәрү буенча билгеләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакытта да үтәмиләр. Шуның аркасында сукыр кешеләр урамда сирәк йөрергә һәм юл аркылы үзләре генә чыкмаска тырышалар.
15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ак таяк көне безнең янәшәдә сукыр кешеләр яшәвен, аларга игътибарлырак булырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев