Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләргә пенсия турында сөйләячәкләр

Ноябрь аенда Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия һәм социаль белемлелеген арттыру кампаниясе башланды.

– Кампания агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, ул Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла. Шәһәрдәге һәм райондагы уку йортларында укучы яшьләр өчен видеоролик күрсәтү белән пенсия белемлелеген арттыру буенча лекцияләр узачак. Мәктәп укучылары һәм студентлар пенсиянең нәрсә икәнлеген, аның ничек исәпләнүен, ни өчен яшь вакытта аның турында кайгыртырга һәм “ак хезмәт хакы” алырга кирәклеген, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында беләчәкләр. “Барысы да булачак пенсия турында. Уку һәм тормыш өчен” уку әсбабы яшьләр өчен пенсия һәм социаль тематика буенча тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, ул Россиянең социаль фонды тарафыннан чыгарылды һәм уку йортларына кадәр барып җитәчәк. Дәреслекнең электрон версиясе белән шулай ук РСФның рәсми сайтында танышырга була, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр