Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗат итәргә һәм аз-аз гына шаярырга мөмкин булган йорт

Людоговкада күптән көтелгән балалар бакчасы төзелеше башланды.

Биредә эшләүче "Колосок" балалар бакчасы барсын да сыйдырып бетерә алмый. Яңа балалар бакчасы - күпләрнең хыялы, шуңа күрә дә биредә яшәүчеләр балалары, оныклары өчен аның уңайлы һәм якты булачагын белеп алдан ук сөенәләр.

Оныгы Ярославны уйнатып йөргән Валентина Абрамова белән сөйләшеп киттем. "Аңа яшь ярым, әлегә бакчага йөрмибез. Балалар бакчасының өйгә якын булуы - зур өстенлек. Иртәләрен оныгымның җылы караватта иркәләнүен, аннары тыныч кына юынуын һәм киенүен телим. Ә аяк өсли йоклаган килеш ашыга-кабалана чабу, бала өчен дә, әти-әниләр өчен дә ялыктыргыч" - дип уртаклашты ул. Бу сүзләрне узып баручы ханым да раслады, ул күптән түгел улын "Колосок" балалар бакчасына йөртә башлаган. Ире белән алар Юбилей урамында яшиләр, ә шәһәр үзәгендә эшлиләр. Әмма "Миләшкәй" балалар бакчасында яшь төркеме буенча урыннар калмагач, йөрергә уңайсыз булса да, сабыен "Колосок"ка илткән. Хәзер инде яңа бакча төзелгәч, башка ата-аналарга балаларын өйдән еракта урнашкан балалар бакчасына илтергә туры килмәячәк.

Сиксән урынлы яңа балалар бакчасы төзеләчәк һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе таләпләре буенча җиһазландырылачак: иркен уен, йокы бүлмәләре, коридорлар, ашханә һәм башкалар. Төзелә торган объект буйлап мине, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен төзелеш каскасы кияргә тәкъдим итеп, төзелеш-монтаж эшләре мастеры Илдус Җиһаншин алып йөрде. Эшчеләр 2нче каттагы түбә эшенә керешкәннәр: кайчылыклар куелган, аркылы такталарны урнаштыру бара. "Бүгенгесе көндә бина эчендә электр үткәргеч эшләре 90 процентка башкарылган, блоклы казаннар астындагы ике казанга монолитлы җылы трасса ясалган, - диде Илдус Исхак улы. - Шулай ук эвакуация өчен тимер баскычлар, янгын һәм сак сигнализацияләрен кую эше бара".

Илфат Сабирҗанов белән Рашат Хәйретдинов беренче каттагы стеналарга ачык соры төстәге плитәләр түшиләр. Алар сүзләренчә, ярты эшне инде башкарганнар. Икенче катта сылау­-майлау бригадасы хезмәт куя. "Без җидәү, - дип таныштырды бригадир Әлфия Гомирова. - Бу Рушания Куликова, Людмила Кузьмина, Ләйсән Җәләлова, Фүзүнә Ибраһимова, Әлфия Сирачева һәм Гөлчара Галимова. Бергәләп берничә ел эшлибез инде. Коллектив бик бердәм, шуңа да барсы да җайлы гына бара. Сылау эшләренең гомуми күләменең 70 проценты тәмамланды. Тагын әле бизәкләү эшләре кала".
Аларга карагач шуңа инандым, нинди ышанычлы итеп стенага измә сылана, ничек җиңел генә тигезләнә һәм кыргыч белән сөртелә, минем каршымда - чын осталар. Стеналар батынкыларсыз, төерләрсез булырлар, ә моннан соң алар кимчелексез итеп буялырлар дип ышанам.

Шулай туры килде, нәкъ тә менә бу көнне "ПМК-6" ҖЧҖ компаниясе (Буа шәһәре) директоры Петр Бызов һәм прораб Шәүкәт Гатауллин төзелә торган объектның эш барышын һәм сыйфатын тикшереп йөрделәр.

Объект төзелеше быелның апрелендә башланды, диде Петр Михайлович. Заказчы - "ТР төп төзелеш-инвестиция идарәсе" ДКУ, генераль подрядчы - "Ак таш" ҖЧҖ, "ПМК-6" ҖЧҖ - башкаручы.

"Объектның смета бәясе - 45 миллион сум. Төзелештә 35тән күбрәк кеше эшли: барсы да бер дигән белгечләр, - ди горурланып директор. Аларның барсы да мактауга лаек. Әмма алда әле зур эшләр тора: бизәү һәм территорияне төзекләндерү. "Бездән таләп ителгәннең барсын да вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп, килешүгә һәм графикка туры китереп үтибез", - диде "ПМК-6" директоры.

Алсу ҖИҺАНШИНА (автор фотосы), видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев