Җиһазландырылмаган сулыкта коену куркыныч
Тәтеш районда ике кеше суда батып үлде.
(Тәтеш, 4 август, “Тәтеш таңнары”).
– Татарстанда 2022 елның 6 аенда сулыкларда 57 кешенең гомере өзелгән, шуның 7се – балалар, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Безнең районда ике кеше суда батып үлде.
Исегездә тотыгыз, тикшерелмәгән урыннардагы сулыкларда коену тыела дип язылган игълан такталары куелган урыннарда, махсус ясалган корылмалар булмаган урыннардан суга сикерү; исерек килеш; такталарда, бүрәнәдә, машина камераларында, өреп кабартылган матрасларда; җилле һава торышында яисә көчле дулкынлы урыннарда су коену; тамгалардан чыгып йөзү тыела.
Махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коену бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Ата-аналарга аеруча да шунысын искә төшерәсе килә: балаларыгызны олылар күзәтүеннән башка сулыкларга җибәрмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев