Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүче ачыкланды

"Тәтеш таңнары"нда игълан ителгән конкурсыбызга йомгак ясалды.

Анда катнашкан Келәш кызы Илүзә Сафиуллина бәйгедә 228 тавыш җыеп, җиңүче булды. Байраштан Азалия Хәйруллинаның яраткан мәчесе Рыжик белән бергәләп төшкән фоторәсеме дә үзенчәлекле, ул 55 тавыш җыя алды. Аңа активлыгы өчен рәхмәт белдерәбез һәм өметен өзмичә, киләчәктә дә безнең бәйгеләрдә катнашуын телибез.
Редакциягә кояштай елмаеп килеп кергән үсмер кызны барыбыз да, нәкъ шулай күзаллап, шатланып каршы алдык һәм үзебезнең җылы теләкләребезне җиткереп, кыйммәтле бүләгебезне тапшырдык. Газетабызны яздырып, аның һәр санын укып баручыларның, төрле бәйгеләрдә, махсус тәкъдимнәрдә, акцияләрдә катнашучылар булуына барлык коллективыбыз белән ихластан сөенеп, аларга хөрмәтебезне белдерәбез. Бу барлык эшебезнең нәтиҗәсе.
Җиңүчебез хакында да сөйләп үтәсе килә. Илүзә башлангычны Келәштә укып, бүгенге көндә Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен интернат-лицеенда 10нчы сыйныфта белем ала.
"Тәтеш таңнары"н гел карап, кызыксынып, андагы язмаларны укып барам. Нигә алайдыр, башта дүртенче битне карыйм, аннан соң гына калганнарына күчәм, - ди азрак дулкынланып, Илүзә. - Беркөн мәктәптән кайттым да, газетаны кулыма алдым һәм "Безнең газета белән бергә" дигән бәйге игълан ителүен күрдем. Бу мине бик кызыксындырды. Гаиләбез белән киңәштек тә, анда катнашырга дигән фикергә килдек. Уйлаштык та, яраткан газетабызның никадәрле эчтәлекле, мәгънәле булуын күздә тотып, аның әйбәт һәм шәп булуын, рәсемдәгечә, райондашларга да җиткерәсебез килде".
Әңгәмәбезгә әнисе Наилә ханым да кушылды. "Газетаның беренче битендәге фотоның авторы Ранис Сафиуллин дип язылганын күргәч, бишенче сыйныфта укучы улыбызның шатланганын сөйләп тә аңлатырлык түгел. Ул аны һәр көнне алып карый, күз карасыдай кадерләп саклый. Ә кызыбыз Илүзә авылдагы, райондагы чараларда һәрдаим катнаша. Шигырь бәйгеләре, спорт ярышлары, кайсын гына алсаң да, һәр яклап үзен сынап карарга тырыша. Без, әти-әни буларак, алар яхшы укысыннар дип бөтен шартларны булдырырга тырышабыз. Алар моны аңлап, үзләренең төрле өлкәләрдәге уңышлары белән җавап бирәләр, димәк, хезмәтебезне һәм куйган көчебезне аклыйлар. Бу иң зур бәхет һәм горурлык ", - ди ул балалары өчен шатланып.
- Илүзә, киләчәктә газетабыз битләрендә нинди үзгәрешләр булуын теләр идең?
- Кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләрне ешрак уздырып торыгыз. Сайт яки Вконтакте аша булганда, бу бигрәк тә уңайлы. Яшь булсам да "Тәтеш таңнары"н яратып укыйм. Анда район яңалыклары, бәйрәмнәр, сугыш чоры балалары хакында күп языла. Шулай ук мәктәп тормышыннан алынган язмалар ошый. Әмма районыбыз хакына уңышларга ирешеп, аның данын еракларга танытучы, төрле спорт ярышларында, мәдәният өлкәсендә... актив яшьләрне күбрәк яктыртсагыз иде.
- Укулар ничегрәк бара?
- Әйбәт бара. Бик яхшы билгеләренә генә укыйм. Алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Шуңа да дәресләргә ныклап әзерләнәм. Хыялым Казан дәүләт федераль университетына кереп, табиб булу. Бу минем төпле карарым, аны үзгәртәергә җыенмыйм.
Куйган максатыңа ирешеп, хыялларың чынга ашсын, Илүзә. Мәктәптә дә, тормышта да һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын.
Газетабызны алдыруыгыз, үзегезнең күңел җылыгыз салынган хатларыгызны, теләк-тәкъдимнәрегезне һәм тәнкыйтьләрегезне юллавыгыз безнең өчен бик кадерле. Чөнки Интернет заманында яшибез, шуңа да газета укучыларыбызны саклап калу өчен, төрле кызыксындыру чаралары уйлап табуга бөтен тырышлыгыбызны куябыз. Газетабызда бастырылган яки сайтыбызга куелган бәйгеләрдә катнашып, безнең белән бер адымда атлаган тугры укучыларыбызга рәхмәтебез чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined