Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

Тантаналы чарага җиңүчеләр һәм призерлар, аларны әзерләгән укытучылар чакырылды.

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш татар урта мәктәбендә Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль һәм республика этаплары җиңүчеләрен бүләкләү бәйрәме узды. Тантаналы чарага җиңүчеләр һәм призерлар, аларны әзерләгән укытучылар чакырылды. Укучыларның уңышлары белән канәгатьләнергә укытучылар һәм сыйныфташлары килгәннәр.

Кайбер укучылар берничә олимпиадада җиңүче һәм призер булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар, укытучылар Грамоталар, ә ата-аналар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Котлау номерлары белән “Яңа буын” башлангыч сыйныфлар бию коллективы чыгыш ясады һәм үз җырын Сәгыйрова Рәзилә бүләк итте. Чарадан соң балаларны бәйрәм өстәле янына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев