Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иделкәй” нәрсә хакында җырлый

“Иделкәй” татар вокаль ансамбле оешуга нибары ике ел гына булса да, эстрада өчен әлеге кыска вакыт эчендә ул күп сандагы тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгерде.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). “Иделкәй” – ул сәнгатьне яратучыларны һәм гореф-гадәтләрне хөрмәтләүчеләрне берләштерүче ундүрт хатын-кызны үз эченә ала, чөнки 
ансамбльдәге җырчыларның барысы да районның “Ак калфак” иҗтимагый 
оешмасы һәм татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре булып тора. 

“Иделкәй” – “Идел” сүзеннән алынган, әмма аның әлеге яңгырашы назлырак, якын һәм күңелгә хуш килерлек булып ишетелә. Чал Идел ярында яшәгән вокаль коллектив җырчыларының шундый исем сайлап куюы аңлашыла да.

Асия Ибраһимова, ­Ри­ма Сафиуллова, Сания Сәми­гул­лина, Сәлимә Арсланова, ­Венера Рә­хи­м­кулова, Гөлчәчәк Зәйнул­лина, Лилия Гайнетдинова, Әнүзә Абдурахманова, Румия Шәйхетдинова, Светлана Гасимова, Гөлнара Галиәкбәрова, Миләүшә Шакирова, Рамилә Хәйбуллина көндәлек тормышта – төрле һөнәр ияләре, шулай да, алар бергәләп җыелганда, татар милли киемнәрен киеп, сәхнәгә чыгалар һәм бердәм төркемгә әйләнәләр. “Ансамбльнең репертуарында заманча җырлар һәм безнең әниләр, әбиләр башкарган борынгылары да бар. Нигездә, әлеге музыкаль әсәрләр мәхәббәт, туган як, гади халыкның хезмәте, көнкүреше турында. Моңсу һәм күңелле җырлар да бар”, – ди музыка коллективының сәнгать җитәкчесе Рамилә Хәйбуллина.

“Иделкәй” район һәм респуб­лика күләмендәге чараларда, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаша. Шулай итеп, вокаль ансамбль “Безнең йорт – Татарстан” VIII республика этномәдәни фестиваленең зона турында катнашкан өчен Дип­лом белән бүләкләнде, V Халык­ара “Казан сөлгесе” җыр-бию фестиваль-бәйгесендә икенче урынны алуы – соңгы казаныш­ла­рының берсе булып тора. 
“Бәйрәмдә уза торган чараларда “Иделкәй” ансамбле баш­каруындагы җырларны бик яратып тыңлыйм. Алар алга таба да үзләренең иҗатлары белән сөендереп торсыннар иде”, – дип уртаклашты тәтешле Гүзәлия ­Гафиятуллина. 

Музыка коллективының пла­­нында – репертуарны төр­лән­дерү. “Иделкәй” башкаручылары бүгенге көндә яңа җырлар: аулак өйләрдә җырланган элекке көйләрне һәм татар ­эстрадасы йолдызы Илһам Шакиров (киләсе елга артистны искә алу кичәсен үткәрергә ниятлиләр)  репертуарыннан җырларны өйрәнә. “Тулаем алганда, ­тамашачыларны алга таба да иҗатыбыз белән сөендерер­гә телибез”, – дип билгеләп үтәләр “Иделкәй” җырчылары. Һәм аларның барысы да яхшы ­булачак! 

фото:архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев