Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иделнең текә ярында - Тәтеш каласы

Тәтешлеләр Шәһәр көнен һәм Балыкчы көнен киң колач белән билгеләп үттеләр.

Иң яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе меңләгән кешене бергә җыйды. Аларны бай программа көтте: балык тоту, ярминкә, җиңәр өчен гүзәл затлар автодромда узыштылар...
Тәтеш өстендә музыка яңгырый, урамнар төрле төсләр белән чуарланган, шәһәр үзәгендә учакта уха пешә.
Ленин бакчасы зур сәхнә мәйданына әйләнде. Төп тамаша стадионда булды. Иртәдән үк милли йортлар алдында балык шулпасы әзерләделәр, аларның һәркайсының үз рецепты. Милли киемнәрендәге кызлар өстәлләргә сый-нигъмәт­ләр тезделәр, чөнки "Ба­лык­чылар авылы"на килгән һәркемне хуҗаларча сыйлыйсы була. Ә аланның икенче ягында палаткалар, шалашлар куелган - биредә "Балык мәҗлесе" - анда да төрледән төрле балык ризык­лары белән таң калдырырга тырыштылар һәм шуңа ирештеләр дә.
Авыл хуҗалыгы техникумы, педкөллият, шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективла­ры үзләренең аш пеше­рү осталыклары белән гаҗәпләндерделәр.
"Тәтеш ярминкәсе"ндә дә халык шактый булды. Сувенирлар, балчык­тан эшләнгән төрле әйберләр, чигешләр үзенә җәлеп итеп торды - Тәтеш җире кул эшләре осталарына бай шул. Ә ныклап тамак ялгап алыр­га теләүчеләр өчен чатыр-кафелар бар иде.
Аттракционнар һәм конкурслар белән балалар шәһәрчеге эшләде. Алар оттырышсыз лотерея уенында катнаштылар, төз атуларын күрсәттеләр. Батутларда, бассейндагы зур шарлар эчендә рәхәтләнеп тәгәрәделәр, карусель, пони... тирәсендә балаларның шат авазлары яңгырап торды. Сәүдә рәтләрендә яшь тәтешлеләр өчен төрле уенчыклар, татлы мамык, попкорн һәм башка әйберләр мулдан иде. Шулай ук шашлык, пылау һәм самавыр чәе белән дә сыйландылар.
Бәйрәмнең төп программасы театральләштерелгән күренеш булды, анда 200дән артык кеше - педкөллият педагоглары һәм студентлары, шәһәрдәге 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Эчтәлекле итеп язылган сценарий, оештыручыларның, хореографларның, декораторларның осталыгы соклану һәм ихтирам уята. Су кызлары биюләре белән янә Нептун җитәкчелек итте. Җанлана барган риваятьләрне Тәтешкә килгән һәм 234 ел элек аны шәһәр дип игълан иткән Екатерина Икенче, күзәтте. ТР Президентының территорияләр белән эшләү Ида­рәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин, ТР юстиция министры урынбасары - хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру Департаменты начальнигы Мөхәррәм Ибәтов, ТР "Сортсемовощ" җчҗ генераль директоры Харис Камалиев, ТР үз­йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек Идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов, Тәтеш һәм Тәтеш муниципаль районының Мактаулы гражданины, Руслан Дәминов, Менделеевск башкарма комитеты җитәкчесе, Тәтеш һәм Тәтеш муниципаль районының Мактаулы гражданины Валерий Чершинцев һәм башкалар Идел ризык­ларыннан авыз иттеләр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәмдә катнашучыларны тәб­рикләп, җитеш­лек һәм иминлек теләде! Рөстәм За­һидуллин да котлау сүзе белән тәтешлеләргә мө­рәҗәгать итте.
Әлеге кала озын гомерле булсын. Ә гамәлләр - игелекле! - дип боерды Екатерина. Амин, шулай булсын.
Вакыт тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә, аны туктатыр­га беркемнең дә көче җитми. Ә иксез-чиксез киң һәм тирән сулы Идел-­Ана ага да ага, аның текә яры өстендә безнең Тәтеш тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X