Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек – ул кешенең бизәге!

Хәйриячелек яңа туулар кичерә. Кешеләрне дәвалау ­буенча ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән төрле акцияләр ­бөтен дөнья буйлап үткәрелә.

(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева ).  Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Россиянең авыру балаларга ярдәм итү фондларының берсе счетына берникадәр акча күчереп, Татарстан Республикасында 2019 елның 5нән алып 12 сентябренә кадәр уздырылган “Игелекнең көзге атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясе кысаларында “Шәфкатьле йөрәк борчуларны уртаклаша” акциясендә катнашты. “Якыннарга булышу – кешелекнең иң ихлас теләге. Моның өчен бай булу кирәк түгел, – дип саныйлар педагоглар. – Бераз булса да кемнеңдер хәлен аңлау да җитә – һәм шул чакта могҗизалар чынга аша! Аз бирәм дип куркырга кирәкми – бу берни дә бирмәү түгел!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев