Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Игенчелек продуктлылыгын арттыру өчен

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан киләсе ел уңышы өчен ху­җа­лыкларда чәчү җиренә бер гектарга кимендә 140 килограмм тәэсир итүчән матдә булдыру бурычы куелган.

    (Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Агымдагы елның чәчү вакыты алдыннан районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар туплау буенча эш алып барыла.

     Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан киләсе ел уңышы өчен ху­җа­лыкларда чәчү җиренә бер гектарга кимендә 140 килограмм тәэсир итүчән матдә булдыру бурычы куелган.

    Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бел­гечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә район буенча бер гектар чәчүлеккә уртача 77 килограмм тәэсир итүчән матдә хәстәрләп куелган, узган елның 13 гыйнварына бу сан 65,8 килограмм тәшкил иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: