Игенне янгыннан саклагыз
Уңышны урып-җыю – кыр эшләренең янгынга каршы аеруча да куркыныч вакыты.
Коры икмәк сабаклары тамырда һәм теземнәрдә тиз кабынып китә. Янгынның сәбәбе ут белән саксыз эш итү генә түгел, янучан матдәнең кызган газ белән бәйләнешле булуы, тракторның, ашлык җыю комбайнының, йөк автомобиленең кызган өлешенә салам эләгү һәм башкалар да сәбәпче булырга мөмкин.
– Вакытлыча кыр станнары икмәк массивларыннан, ындыр табакларыннан 100 метрдан да якынрак урнашмаска тиеш. Кыр станнары һәм ындыр табаклары мәйданчыклары кимендә 4 метр киңлегендә сөрелеп куелырга тиеш.
25 гектардан артык мәйданда икмәк массивларын урып-җыйган вакытта янгын чыгу очрагына яну зонасын сөрү өчен сабан таккан трактор даими әзерлектә булырга тиеш.
Бөртекле культураларны җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләү вакытларында түбәндәгеләр тыела: махсус җиһазландырылган урыннардан тыш һәм икмәк массивларында, шулай ук печән һәм салам эскертләре янында ачык ут кулланып эшләү; эштә янгын чыгуга сәбәпче булырлык һәм төзексез җыештыру агрегатларын, капотларсыз яисә ачык капотлы, шулай ук саклагыч җайланмаларсыз, очкын сүндергечләрсез автомобильләрне куллану; беренчел янгын сүндерү җайланмаларын кулланмау очракларыннан тыш газларны, урып-җыю агрегатларының һәм автомобильләренең радиаторларындагы тузанны паяль лампалары белән яндыру; кыр шартларында янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазландырылган һәм төнлә яктыртылган махсус мәйданчыклардан тыш җыю агрегатларын һәм автомобильләрне эшләтү тыела, – ди эчке хезмәтләрнең өлкән лейтенанты Фәнис Камалетдинов.
Янгын чыккан очракта, дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре үз киңәшләрен бирә. Беренчедән, ашыгыч хезмәтләрне теләсә нинди төрдәге телефоннан – “112”; кәрәзле “101”; “01” телефоны аша кичекмәстән чакырту зарур. Янгын сүндерү машинасын йөртүчегә яки янгын сүндерү максаты өчен җиһазландырылган техникаларга, янгын сүндерү һәм ашлык җыю агрегатын икмәк массивыннан чыгару өчен билгеләнгән янгын сүндерү машинасын йөртүчегә хәтта сигнал бирергә (тавыш, яктылык яки флажок), янгын сүндерү җайланмалары белән янгынны сүндерүгә һәм ашлык массивыннан ашлык җыю агрегатын чыгаруга керешергә, янгынның иген кыры буйлап таралуын чикләү чаралары күрергә кирәк. Үзегезне һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөлкәтен янгыннан саклагыз. Үзегезне һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөлкәтен янгыннан саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев