Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибарлы булыгыз! Еланнар

Урманга, шулай ук сәяхәтләргә һәм походларга барган вакытта агулы еланнар, Тәтеш районы территориясендә – бу кара елан, очрату ихтималы арта.

(Тәтеш, 17 август, «Тәтеш таңнары»). Шәһәр читенә чыкканда, чиктән тыш игътибарлы булыгыз. Еланнар юл кырыйларында булырга мөмкин. Алар аеруча да көннең эссе чагында куркыныч.

Әгәр сез юлыгызда елан күрәсез икән, түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарур:

Аны әйләнеп узарга тырышыгыз – кара еланнар беренче булып һөҗүм итмиләр.

Кара еланның сезнең дача участогына килеп “оялау” ихтималы бик сирәк, алар кешеләр булган җирләрне яратмыйлар.

Кара еланны таяк яки себерке белән куркытыр­га мөмкин.

Елан тешләгән очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Шулай да әгәр сезне елан тешләде икән, барыннан да бигрәк, ашыгыч медицина ярдәме чакырырга (ашыгыч ярдәм номеры– 103 – барлык операторлар өчен дә бушлай) яки якын тирәдәге медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, аннары җәрәхәттән агуны кысып чыгарырга тырышырга, шул урынны йод белән эшкәртергә, стериль бәйләвеч чорнарга кирәк. Тешләнгән кул-аякны хәрәкәтләндерергә ярамый, авыру тыныч булырга һәм күбрәк сыеклык эчәргә тиеш. Жгут салмаска!!!

Исегездән чыгармагыз, алкоголь организмнан агуны чыгарырга комачаулый!

Әлеге гади кагыйдәләр сезнең гомерегезне һәм сәламәтлегегезне сакларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев