Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Их, сугыш, сугыш...

Чинчурино авылы сугыш вакытларында зур бер гаиләдәй яши, шатлыгы да, кайгысы да уртак була.

Иван Федорович Приказчиков Чинчуринода танылган умартачы иде, әле тагын кышларын атлар фермасында малкайлар карады. ­Анисья белән ул алты бала тәрбияләп үстерделәр.
"Сугыш авылга көтелмәгән кунак булып килде. Ирем Иван белән абыем Александр фронтка киттеләр. 1941нең февралендә улым Александр - унынчы сыйныф укучысы - көтмәгәндә болай дип белдерде: "Җитте, мин мәктәпкә башка бармыйм". - "Улым нигә?" - "Миңа бит чакыру кәгазе китерделәр", - дигән җавап ишеттем", - дип сөйләде Иванның хатыны.
Алты ай хәрби әзерлектән соң, ефрейтор исеме алып, улы өенә погоннар белән төшкән фоторәсемен җибәрә. Сугышларның берсендә бугазы яралана, госпитальдә бернәрсә ашамый, эчми, берни аңлашмый. Бу хакта туганнарына сугышта кулын югалткан якташлары һәм сыйныфташы Иван Петрович Демагин хәбәр итә.
Анисья Приказчикова иренең дә, абыйсының да, улының да һәлак булулары турында хәбәр алмый. Аларның кайда җирләнүләрен белми.
Анисьяның каен сеңелесе Мария үзенең ире Степанның кайгылы язмышы турында сөйләде. Аларның сугышчан часте җиңү хакындагы хәбәрне ишетеп, котелоклар һәм кашыкларын алып ашарга утыралар. "Менә, хәзер инде өйгә кайтабыз, тиздән үз гаиләләребезне күрәчәкбез", - ди Степан. Көтмәгәндә снаряд шартлый, бер кыйпылчык очып Степан Рынинга эләгә, һәм ул шунда ук һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев