Ана капиталы программасына 2018 елдан кайбер мөһим өстәмәләр кертелде.
"Балалары булган гаиләләргә ай саен түләү турында"гы Федераль закон (№418-ФЗ, 28.12.2017 елдан) нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче балалары туган гаиләләрнең ана капиталы акчасыннан ай саен түләү алу мөмкинлеге бар", - дип хәбәр итте Тәтеш районы Россия Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА.
Айлык түләү алуга керемнәре Татарстан Республикасында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы (13713 сум) күләменнән 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр дәгъва кыла ала.
Түләү күләме балалар өчен яшәү минимумына тигез, ул республикада үткән елның II кварталына - 8490 сум. Әгәр гаилә 2018 елда түләү алу үтенече белән мөрәҗәгать итсә, бу 2017 елның II кварталына каралган балалар өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итәчәк.
Нет комментариев