Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ил тарихын хөрмәтләп

Узган җомгада шәһәрдә Ленин һәйкәле янында митинг узды.

Ул мәдәният йорты һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге арасында үзенең яңа урынын тапты. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге коллективы һәм шәһәр балалары тырышлыгы белән биредәге чәчәк түтәлләре инде ничә елдан бирле узып баручыларны сокландыра.
"Үткәнне хәтерләмәгәннең, киләчәге юк, - диде, митингта чыгыш ясап район башлыгы Валерий Чершинцев. - Һәйкәл өчен әйбәт урын таптык, бирегә ял итәргә кешеләр килерләр, ә без бу урынны Ленин скверы дип йөртик". Әлеге вакыйга уңаеннан Тәтешкә ТР Дәү­ләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан региональ бүлеге I секре­таре Хафиз Миргалимов та килгән иде. Ул һәйкәлнең һәм яңа урынның матурлыгын билгеләп үтте. "СССРда үскәннәр, - диде респуб­лика коммунистлары җитәкчесе, - Совет дәүләтенә нигез салучыны беләләр. Әлеге мәсьәләне дөрес хәл иткән район җитәкчелегенә рәхмәт. Тарих барысын да гадел бәяләр. Социалистик дәү­ләт, сугышка сәләтле армия төзегән Ленин кебек башка сәясәтче юк. Без ил үзен, ә гражданнар илне эзләгән чорда яшибез. Һәйкәлне алып ташламау, ә иң матур урынга урнаштыру - әйбәт күренеш".

Хафиз Миргалимов Тәтеш шәһәре партия оешмасы әгъзалары Николай Сивелькин, Николай Макаров, Татьяна Гайнетдинова һәм Алексей Борисовларны "Правда" газетасының 100 еллыгы медале белән бүләкләде һәм партия арсеналында булган бүләкләргә актив тәтешлеләрне һәм лаек­лы ветераннарны күрсәтергә тәкъдим итте.

Митинг һәйкәлгә кызыл канәферләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев