Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Илебезнең төп бәйрәме торган саен якыная бара

    Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов Җиңү кө­нен үткәрү буенча район оештыру коми­те­тының чираттагы утырышын уз­дырды.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов әзерлек планы белән таныштырды, бүгенге көндә районда 49 сугыш ветераны, 234 тол калган солдат хатыны һәм 674 тыл эшчәне яшәвен әйтеп үтте.

    График буенча җирлекләрдә юбилей медальләрен тапшыру бара, Бөек Ватан сугышына бәйле бөтен объектлар исәпкә алынган һәм алар тәртипкә китереләчәк, ветераннарга предприятие, оешма җитәкчеләре, мәктәп балалары беркетелгән.

    Бөтен белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге дата­га багышланган чаралар уздыры­лачак.

    Район авылларында тантаналы чараны 8 майда үткәрү тәкъдим ителгән, бу андагы ветераннар Тәтештәге тантанада катнаша алсыннар өчен шулай эшләнә һәм ул бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев герой якташларыбыз бюстларын ясауның ничек барышы белән таныштырды. Шуларның 5се инде эшләнеп, Тәтешкә китерелгән, калганнары - әзерлек стадиясендә, әмма акча җыюны тизләтергә кирәк.

    Шәһәрдә тәртип булдыру, һәйкәлләрне төзекләндерү, урамнарны һәм биналарны бизәү, ә иң мөһиме - ветераннарның проблемаларын хәл итү, аларга тиешле игътибар күрсәтү буенча зур эшләр башкарасы бар әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: