“Илюша”ны да терелттеләр
382
0
0

"Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерендә "Имин каникуллар" акциясе узды.
Балалар янына Буа электр челтәрләре компаниясе вәкилләре килделәр. Алар белән бергә кулларын бинтка чорнаган Карлсон да бар иде. Баксаң, шукланып люстрада чайкалып утырган һәм җәрәхәт алган икән. "Яраткан кайнатма белән чәй эчәргә теләдем һәм электр чәйнеген сүндерергә онытканмын, чак кына янгын булмый калды, шулай булгач сез дә электр җиһазлары белән сак булыгыз", - дип кисәтте ул балаларны.
Буа электр челтәрләре учреждениесенең яшьләр комитеты хезмәткәрләре Николай Рыбаков белән Гөлчәчәк Шәрәфиева лагерьдә тәрбияләнүчеләргә электр җиһазлары белән ничек итеп дөрес файдалану, көнкүрештә һәм урамда үзеңнең иминлегеңне ничек булдыру турында гади һәм аңлаешлы мисаллар китерделәр.
Әкият герое белән бергә алар "Ярый яки ярамый" уенын уйнадылар һәм электр тогының дус була алуын, әгәр инде аны файдалану кагыйдәләрен белмәсәң, ул чакта фаҗига килеп чыгарга мөмкин булуын әйттеләр.
Тизлеккә һәм җитезлеккә уздырылган мавыктыргыч ярыш балаларга үзләрен энергетиклар итеп тоярга мөмкинлек бирде. Беришләре ярышкан арада, башкалар төсле акбурлар белән асфальтка электр куркынычсызлыгы тамгаларының рәсемнәрен ясадылар.
"Өзелгән тимерчыбыклар күрсәң, аңа якын килергә ярамый. Өчпочмак эчендә сурәтләнгән яшен тамгасы куркыныч янавы турында кисәтә", - дип аңлатты Ирина Кулумбетова. Валерий Сурковның "зыян күрүчегә" беренче ярдәм күрсәтүе балаларны бигрәк тә кызыксындырды.
"Мин дә телим!" - диде Игорь Врясов. Ул бик тырышты, һәм белгеч күзәтүе астында "Илюша"ны тормышка кайтарды.
"Чайка"да тәрбияләнүчеләрнең барсы да активлыклары өчен лаеклы призларын алдылар. "Җәйге каникул көннәрендә бүгенге акция аеруча да көнүзәк, чөнки барыбыз да электр энергиясеннән актив файдаланабыз. Ә мәктәп укучылары компьютердан, ноутбуктан, телевизордан башка үз тормышларын күз алдына да китерә алмыйлар. Белгечләр көнкүрештә электр җиһазлары белән эшләүнең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Бу әңгәмә һәркемгә дә файдалы булачак дип уйлыйм", - диде педагог-тәрбияче Елена Куранова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.600
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.2100
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.2400
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз4700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.6400
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп6600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстаннар кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 07:58Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.6900
-
15 гыйнвар 2021 - 06:55Байраш авылында "Чиста обелиск" акциясе узды Яшьләр авыл үзәгендәге сугышчы-якташларының обелиск территориясен кардан чистарттылар.6800
-
14 гыйнвар 2021 - 18:32Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.9100
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
16 гыйнвар 2021 - 06:06Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшердеБәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.3000
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0893700
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.52400
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+